Мөслим-информ

"Яшүсмер-2015" операциясе. Ниләр эшләнде?

Агымдагы елның 10 июненнән 15 августына кадәр районда "Яшүсмер-2015" комплекслы оператив-профилактик операция узды. Ул өч этапта "Караучысыз", "Каникуллар", "Энә" операцияләрен үз эченә алды.

Караучысыз, тәрбиячесез калган яшүсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалауда бик күп оешмалар катнашты. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе, җинаятьләрне ачу бүлеге, ЮХИДИ, участок уполномоченныйлары, "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе, опека органнары, район үзәк хастаханәсе, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсендә профилактик исәптә торучы яшүсмерләргә һәм уңышсыз гаиләләргәконтрольлек итү,ачыклау максатында рейдлар уздырылды.Рейдлар вакытында 31 административ беркетмә төзелде. Алар нигездә әти-әниләреннән башка төнге сәгатьләрдә урамда һәм җәмәгать урыннарында йөргән,спиртлы эчемлекләр куллануда гаепләнгән яшүсмерләргә, бала тәрбияләүдә ата-ана вазыйфаларын үтәмәгәнәти-әниләргә карата төзелде. Гаеплеләргә ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның аерым маддәләре нигезендә штраф билгеләнде. Операция барышында профилактик исәптә торучы 11 яшүсмернең һәм 17 уңышсыз гаиләнең өйләренә барып, әңгәмәләр үткәрелде. Бу чорда 3 уңышсыз гаилә һәм хокук тәртибен бозучы 4 яшүсмер профилактик исәпкә куелды.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Профилактик исәптә торучы 4 бала каникуллар чорында мәктәп яны лагеренда, 2 яшүсмер "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итте, 8 бала вакытлыча эшкә урнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: