Мөслим-информ

Яшьнәп үткән гомер

Дусай авылында яшәүче РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрмәдия Әхтәм кызы Мирзаяновага 80 яшь тула. Әмма аңа бу яшьне бирмәссең дә. Кызлар кебек әле ул!

“Илдә нинди үзгәрешләр булды, барысын да күрдек. Ни генә булса да, тормышымнан канәгатьмен! Шөкер, бүген оҗмахта яшибез. Яшәгән саен яшисе килә!” – ди Сәрмәдия апа. 
...Баек авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач та эшкә чыга кыз, колхозда төрле эшләр башкара. 1962 елда Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Дусай авылы мәдәният йорты мөдире булып эшкә урнаша. 
– Безнең буын эштән курыкмады. Унике ел колхозның башлангыч партия оешмасын җитәкләдем. Әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булганда мин бер яшьлек булганмын. Унҗиде яшемдә әнкәйдән дә калдым. Әнкәй безнең терәгебез иде. Өч кызына әти дә, әни дә булды. Ул безне беркемнән дә кактырмады, суктырмады. Яклап һәм саклап үстерде. Хәтерлим әле, бер малай мине кыерсыткач, әни, мәктәпкә барып, ул малайның “иманын укытып” кайтты. Шул вакыттан мине һәм туганнарымны җәберләүче булмады, – дип искә ала Сәрмәдия апа. 
Булачак тормыш иптәше Равил белән Сәрмәдия мәктәптә укыганда таныша. Ул вакытта егет Түреш авылыннан башлангычларны укытырга килгән була. Күпмедер укыткач, егетне армия сафларына алалар. Хезмәтен тутырып кайткач, ул күзе төшкән укучысы Сәрмәдиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Алар бергәләп ике кыз үстерәләр. Тормыш иптәше Равил белән карап туймаслык пар, икесе дә җәмәгать эшенә бирелгән, бер-берсен сөеп туймас яр була алар. Равил башта “Урал” колхозында комсомол секретаре булып эшли, соңыннан Минзәлә районының Иркәнәш авылында партия комитеты секретаре вазыйфасын башкара. Аннан Мәлләтамакка парторг итеп билгелиләр. Парлы тормышта озак еллар яшәргә насыйп булмый Сәрмәдия апага. Юл-транспорт һәлакәтендә тормыш иптәше мәңгелеккә күзләрен йома. “26 яшендә алты һәм ике яшьлек кызлары белән тол калган хатынга бер генә ир-ат та бармак белән дә кагыла алмады, Сәрмәдия Мирзаянова турында гайбәтләргә беркайчан да урын булмады. Авылда иң ихтирамлы кеше ул, бүген дә яшьләрнең киңәшчесе”, – ди авылдашлары. 
Авыр хәсрәтне эше белән онытырга тырыша ул. Ул чакларда мәдәният хезмәткәре ындыр табагында да эшләгән, агитатор да, пропагандист та булган. Сәрмәдия апаның мәдәни-агарту өлкәсендәге эше бәяләп бетергесез. “Яшьлегебез синең белән матур һәм кабатланмас булып үтте. Бүген дә шул истәлекләрне барлап, шул елларның матур хатирәләре белән яшибез”, – ди авылдашлары. 
– Дусай авылының кечкенә клубында концертларны бик еш оештыралар иде. Авыл халкы рәхәтләнеп җырлады-биеде. Сәрмәдия ападан күпмедер шүрләп тә торалар иде. Ник дигәндә, авылның старостасы да, командиры да, прокуроры да иде ул. Клубта исереп йөрүче, тәртип бозучы булмады. Өстәвенә Сәрмәдия апа бик оста тамада да иде әле! Безнең туйны да матур итеп алып барды, – дип искә ала Җәмилә Сәхбетдинова. 
Сәрмәдия апа гомер юлында югалтулар белән аз очрашмый. Гаиләсе белән матур гына гомер кичергәндә төпчек кызы Энҗе авыр чирдән мәңгелекккә күзләрен йома. Олы кызы Мөнирә – Яр Чаллы шәһәрендәге балалар техник иҗат үзәге җитәкчесе. “Ел директоры” исеменә лаек булган. Бүген ул – Сәрмәдия апаның иң зур терәге. 
– Әниемнең куанычлы еллары күп булсын. Туган көннәр аңа саулык кына алып килсен. Әниле кеше һәрвакыт бала булып кала. Әнием янында мин үземнең бәхетле балачагыма кайткандай булам. Шушы бәхеттән Ходай бик озак еллар аермасын иде. Әниебезнең әйләнә-тирәдәгеләрне яратып, алар өчен борчылып яшәгәнен күреп үстек. Бик күп яшьләргә тормышта дөрес юл сайларга булышып кына калмады, сәнгатькә мәхәббәт тә тәрбияләде, – ди Мөнирә апа. 
Көчле ихтыярлы, алдына куйган максатларына ирешеп яшәүче Сәрмәдия апа яшәү рәвеше белән бик күпләргә үрнәк. Сигезенче дистәсен тутыручы бу мөлаем ападан гадилек, эчкерсезлек, якты нур сибелә. Бу нур тирә-юньгә җылылык тарата....

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: