Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшьләрнең сүлпәнлеген ничек тә җиңәргә” 

“Мизгел” яшьләр үзәге район яшьләрен активлаштыру юлларын эзли. 

“Мизгел” яшьләр үзәгенә август аенда яңа җитәкче билгеләнде. Ул – Вадим Харитонов. Вадим белән үзәкнең эшчәнлеге, киләчәккә билгеләнгән планнары турында әңгәмә оештырдык. Әңгәмәдә үзәк белгечләре дә катнашты. 
Вадим, сез “Мизгел” яшьләр үзәгенә кадәр кайда эшләдегез? 
–Мин Мөслимдә туып үстем. Аннары Әлмәт физкультура техникумында укыдым. Биш ел Югары Табын мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгәннән соң, Яр Чаллыга чыгып киттем. Шунда эшләп, гаилә кордым. Аннары гаиләбез белән Мөслимгә кайттык. Ләкин шәһәрдә эшләвемне дәвам иттем. Шулай итеп соңгы җиде елда Яр Чаллыга кайтып-китеп йөрдем… 
Яңа эш ничек соң? Күнегеп буламы? 
– Күнектем дип әйтә алмыйм, әле һаман адаптация бара. Әмма монда мин үземне чыннан да үз урынымда кебек хис итәм 
. – Коллективыгыз зурмы? 
– Өч белгечебез, бер фото-видео төшерүче, ике вахтер һәм бер техничка бар. Зур диеп буламы? Безнең коллектив бик дус. Дус булмасаң, монда эшләп булмый. Гомумән, без күпкырлы эшчәнлек алып барабыз, әмма белгечләр җитми. 
Күпкырлы эшчәнлекне санап китсәк… 
– Чаралар оештырудан тыш, без бит әле яшьләр белән тыгыз элемтәдә булырга, аларны тәрбияләргә дә тиеш. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы һәйкәл диварлары артына начар сүзләр язып киткәннәр. Беркөн безнең кызлар шуны юып йөрде… 
Бер ай эчендә нинди дә булса кызыклы чаралар үткәреп өлгердегезме? 
– Әле игелек атнасы үткәрдек. Аның кысаларында зиратка бардык. Август аенда “Автобус. Время молодых” акциясе кысаларында автобус белән Казан яшьләре килде. Анда яшьләр белән эшләү министры урынбасары да бар иде. Акциядә безнең районнан ундүрт кеше катнашты. “Мизгел” яшьләр үзәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яшь белгечебез Нәзилә Әхәтова үз проектын яклап чыкты. “Мизгел FM” радиосы эшчәнлегенә багышланган “Яшьләр пиар агентлыгын үстерү” дип исемләнгән әлеге проект югары бәяләнде һәм җиңү яулады. 
Якын киләчәккә планнарыгыз нинди? 
– Озакламый “Мизгел” бинасында ремонт башларга, аны матур итеп ясарга җыенабыз. Безгә аның дизайнын уйларга кирәк. Проект заманча һәм яшьләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш. Төрле чаралар үткәрергә планлаштырабыз. Ык буена барып кайтырга да исәп. Бу эштә “Игелек уят!” волонтерлар отряды да ярдәм итәчәк. Отрядта, нигездә, мәктәп балалары. Студентлар да бар, әмма алар әлегә укуда. Беренче октябрьдән башланачак өлкәннәр декадасына да әзерләнәбез. Район картлар һәм инвалидлар йортына барырга уйлыйбыз. Анда коймак фестивале үткәрергә, концерт куярга һәм дискотека ясарга дип торабыз. Аннары видео яки аудио проектлар буенча да идеяләребез бар. Моның белән үзәк хезмәткәре Андрей Митрофанов шөгыльләнә. 
Район яшьләре актив дип буламы? 
Әлеге сорауга үзәк белгече Нәзилә Әхәтова җавап бирде: 
– Алай дип әйтмәс идем. Без дискотекалар үткәреп карадык, кеше килми. Килсәләр дә, карыйлар да чыгып китәләр. Күп вакыт залда үзебез генә утырып калабыз. Яшьләр дискотека кирәк диләр. Ә оештырсак, килмиләр. Ачык һавада ясап карарга дигән фикер бар. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәк кешеләр дә дискотека сорый. Читтән кунакка кайтучылар да кичләрен нишләргә белми йөри. 
“Мизгел”дә ф ото һәм видео төшерүче Андрей Митрофанов та үз фикерен әйтте: 
– Яшьләр төрле җирдә төрлечә. Мин бездәге яшьләрне начар дип әйтмәс идем. Бераз сүлпәнлек бар анысы. Аларның лидеры юк. Алар бит кемнеңдер артыннан барырга тиеш. Безнең арттан барырга теләүчеләр бар, әмма кайвакыт безнең аларга бирер, тәкъдим итәр әйберебез табылмый. Бинада хәтта бушлай Wi-Fi да юк. Шулай булгач, үзгәртәсе нәрсәләр бар әле. Яшьләрнең сүлпәнлеген җиңәргә кирәк!

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сабирова

Андрей Митрофанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X