Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр янып яши

Яшьләр тәкъдим иткән проектлар үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Министрлык вәкиле белән берлектә 20 проект эше каралды.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә рай­он яшьләр форумы узды. Та­лантлы яшьләрне берләштерүче форум эшендә Татарстан Респу­бликасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының җирлекләр белән эшләү секторы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов катнашты.

Мөслимебез яшьләре креатив булула­ры белән аерылып тора. Аларның макса­ты – уңайлы мохиттә бәхетле яшәү, җир җимертеп эшләү, рәхәтләнеп күңел ачу. Яшьләр форумында үз проектларын якла­ган егет-кызлар чыгышында бу аеруча нык чагылды. Төрле номинацияләрдәге чыгышлар арасында “Игелеклелек”, “Милли-актуаль”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту”, “Патриотик тәрбия”, “Яшьләр медиасы” кебек юнәлешләргә зур игъ­тибар бирелде.

– Мөслим яшьләре актив һәм талант­лы. Очрашуларда нәрсәгә игътибар итәм: җирлектәге егет-кызлар үз идеяләре өчен көрәшәләр, дәлиллиләр. Кыскасы, сый­фатлы тормыш өчен барысын да булды­рырга әзерләр. Кызыклы гына фикерләр яңгырады. Минемчә, аларның өметле киләчәге бар, – ди Илнур Сәгыйтов.

Мөслимнең “Форпост” һәм “Батыр” па­триотик клубы җитәкчесе Илнур Сабиров форумда “Барс” хәрби-патриотик үзәге” исемле проектын тәкъдим итте.

– Проектның максаты – барлык патри­отик юнәлешләрне бергә туплау һәм үсеп килүче буынга шөгыльләнү өчен шарт­лар тудыру. Патриотик үзәкне “Нептун” йөзү бассейнының икенче катында яса­уны күздә тотабыз. Проект киң яклау та­бып, финансланган очракта, әлеге сред­стволарга электрон тир алырга, бүлмә ремонтларга, класс бүлмәсенә җиһазлар алырга, үзәктә шөгыльләнүче балаларга үзебезнең як колориты белән формалар тектерергә планлаштырабыз, – ди Ил­нур Сабиров.

Бүгенге егет-кызлар тормышка за­ман күзлегеннән карый. Форумда чы­гыш ясаган егет-кызлар, озын-озак но­тык сөйләмичә, “бер күрүең яхшырак” дигән принцип белән үз проектларын видеослайдларда тәкъдим итте. Форум­да Ильяс Ибраһимовның проекты да кы­зыксыну уятты. Ул Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял зонасында гольф мәйданчыгы ясарга тәкъдим итте. Ильяс форумга ике проект эше әзерләп алып килгән иде. Ул “Игелеклелек” номинациясе юнәлешендә хуҗасыз эт-песиләрне урнаштыру өчен җирлегебездә приют ясау идеясен дә күтәреп чыкты. Әлеге проблема бүген бик актуаль. Министрлык вәкиле Мөслим политехника техникумында белем алу­чы егетнең проект эшен кызыксынып тыңлады.

Районда яшьләр сәясәте өлкәсендәге проблемалар уңышлы хәл ителеп, егет- кызларыбызга күңел ачу, аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр һәм уңайлыклар да тудырылган: бер-бер артлы заман­ча спорт корылмалары калка, парк- скверларда да спорт мәйданчыклары эшли, “Мизгел” яшьләр үзәгендә диско­текалар оештырыла. Җәен Мөслимнең үзәк урамында төсле утлар белән балкып утырган фонтан да яшьләрнең яраткан урынына әйләнде.

– Яшьләр катнашыннан башка бер генә чара да үтми. Спартакиадаларны, спорт уеннарын аласыңмы, брейн-ринг кебек интеллектуаль уеннар, смотр- конкурслар, бәйге-фестивальләр бул­сынмы, ел дәвамында баручы өмәләр дисеңме – һәрберсендә яшьләр башлап йөри. Әллә нинди кызыклы акцияләр дә уйлап табалар, актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп чыгалар, тематик дискотекалар да оештыралар. Яшьләребезнең киләчәге өметле. Районда бүген бик күп эш башка­рыла. Проектлар җиңә калганда, аларның максатчан файланасына шигем юк, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Янып яшәгән һәм эшләгән, идеяләре ташып торган яшьләрнең дәрт-дәрманы алга таба да сүрелмәсен иде!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X