Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр театр уйный

Узган җомгада Мөслим халык театры яңа иҗат җимешен тәкъдим итте. Район үзешчәннәре Аяз Гыйләҗевның “Өч ар­шын җир” драмасын сәхнәләштерде.

Әсәрдә төп герой Мирвәли язмышы, аның хис-кичерешләре сурәтләнә. Күмәк хуҗалыклар төзелгән чорда байлыгын тартып алу­дан курыккан Мирвәли, бар милкен яндырып, авылдан чыгып китә. Тормыш иптәше Шәмсегаян белән Мирвәли, гомер буе туган җирләрен са­гынып, шул ук вакытта, кай­тып, авылдашлары белән оч­рашудан куркып яшиләр.

Өлкән яштәге Мирвәлине – Булат Хәйретдинов, олы­гайган Шәмсегаянны Гөлнар Фәрхетдинова уйнады.

– Мирвәлине уйнау, образ­га керү җиңел булмады, – ди Булат. – Каты бәгырьле, кы­рыс холыклы Мирвәли миңа авыр бирелде.

Мирвәли образын ачуның авыр булуы аңлашыла. Геройның холык-фигы­лен аңларга, артист була­рак, үз героеңны, бәлки, акларга да кирәктер. Гөлнар Фәрхетдинова үз роленең җиңел бирелүен билгеләп үтте:

– Яшь Шәмсегаянны уйный алмас идем, өлкән яшьтәгесе – түземле, сабыр чын татар ха­тын-кызы! Героемның үлемен күрсәтү авыр бирелде, дип әйтер идем. Бердән, андый рольдән куркам, икенчедән, үземне читтән күрмәгәч – кыен. “Бу очракта кеше ниш­ли икән? Үлем килгәндә Шәмсегаянның халәтен дөрес күрсәтәм микән?” дигән уй тынгы бирмәде.

Яшь Мирвәли белән Шәмсегаян рольләрен Ай­нур Латыйпов белән Гүзәл Ялалова башкардылар. Гүзәл өчен бу – дебют. Ә Айнурның Метрәй үзешчәннәре белән сәхнәгә чыкканы бар иде. Яшьләр икесе дә геройларын ача алды, минемчә. Афәрин! Тамашачылар спектакль ба­рышында үзләре өчен тагын бер артистны ачты. Район мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләүче Илшат Галиев спектакльдә автор сүзләрен җиткерде. Тавышы матур икәнен белә идек, дикциясе дә әйбәт икән. Илшатны уңышлы дебю­ты белән котлыйбыз! Ә менә моңа кадәр Мөслим халык театрының һәр спектаклендә үзенчәлекле образлар тудыр­ган Равил Тимкин юклыгы үзен сиздерде!

Спектакль дәвамында “Шат күңелле, хатынына чын күңелдән гашыйк Мирвәли нигә каты бәгырьлегә әйләнде соң?” дигән сорау тынгы бирмәде. Байлык кы­намы сәбәп? Таифә карчык (Зөлфия Фәхретдинова) спек­такль барышында шул хак­та берничә тапкыр искәртә: “Нәфес билчән кебек әрсез”! Алай дисәң, Мирвәлинең әтисе (Илфират Зәйниев) дә якыннарына, бигрәк тә хаты­нына (Эльвира Гәрәева) ка­рата явызларча кылана бит. Геннар үзенекен итәме? Алай гына да түгел, хәерче кызга өйләнгән баласын каргый: “Бәрәкәтсез никах җимешсез булыр”! Мирвәлине әтисенең каргышы тоттымы? Һәрхәлдә, ул әтисе кебек булырга тиеш түгел иде кебек. Нәтиҗәдә ул, горурлыгын җиңә алмыйча, гомере буе сагыну-сагыш­лардан интегеп, туган җирен күрергә зар-интизар булып яши. Ә бәхет өчен туган җир кирәк икән бит!

Драманың режиссерла­ры – Зөлфия Фәхретдинова һәм Гөлнар Фәрхетдинова. Зөлфия ханым әлеге әсәрне сайлауларының сәбәбен тәрбияви әһәмияткә ия булу­ында дип билгеләп үтте: “Уй­ландыра торган әсәр”. Кем ни­чектер, мин спектакльне ка­раганнан бирле сорауларыма җавап эзлим. Режиссерлар да, артистлар да максатларына иреште кебек.

Римма Афзалова.

Фото – мәдәният бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама