Мөслим-информ

Яшьләр ничек сөйләшә?

Соңгы вакытта яшьләр арасында өлкәннәргә аңлашылмый торган сүзләр белән аралашу күзәтелә. Гимназия психологы Айсылу Кәримова белән шул хакта әңгәмә тәкъдим итәбез.

–Айсылу Тәлгатовна, интернетта яшьләрнең сленг белән аралашу күренеше безнең укучылар арасына да кереп бара түгелме? Бу проблема турында чаң сугарга кирәкме? 
– Яшьлек ул – эзләнүләр чоры, егет-кызларның мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйльлек яуларга омтылу вакыты. Үз-үзен эзләү чорында үсмерләр төрле шаукымнарга, модалы агымнарга иярә, төркемнән кайсыдыр ягы белән аерылып торырга омтыла, шулай итеп үз “мин”ен табарга тырыша. Киенү стиле, атлап йөрү, төрле стильдәге музыка белән мавыгу, үзенчәлекле сөйләм, аңлашылмый торган лексика – шул күренешнең билгеләре. Гадәттә, болар – вакытлы күренеш. Яшүсмер үз гамәлләре өчен җаваплы икәнен әле акылы белән аңлап бетерми. Соңрак, чын-чынлап “өлгереп” җиткәч, алар мондый мәсьәләләргә җитди карый башлый. Ата-ана, укытучы баладагы үзгәрешләрне күзәтергә, вакытында күрә белергә тиеш. Әгәр баланың лексикасы ситуатик характерда гына сленглар куллануга корылса, бернинди куркыныч юк. Сөйләм тулысы белән сленглардан гына тора икән, борчылырга җирлек бар, дигән сүз. Мөгаллимгә гаилә белән элемтәгә керергә, дусларын ачыкларга тәкъдим ителә. 
– Ата-аналарга бу мәсьәләдә нинди киңәш бирер идегез? 
– Беренче чиратта, әлбәттә, сабый вакыттан ук балада зәвык тәрбияләргә, аны эчтәлекле китаплар, мәгънәле фильмнар карарга күнектерергә кирәк. Гаиләдә аралашу теле үз туган телебездә булса, өлкәннәр һәм балалар арасында мөнәсәбәтләр үзара хөрмәткә нигезләнсә, бала үз телен чүпләү, сленглар белән чуарлау ягында булмас, минемчә. 
Баланың интеллекты гаиләдә формалаша. Аның сөйләменә кечкенә вакыттан ук игътибарлы булырга, сүзләрнең синонимнары белән сөйләшергә, тупас сүзләрдән телне арындырырга күнектерергә кирәк. Мәгърифәтче Р. Фәхреддин әйткәнчә, бала вакытта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Баланың үз теленә сак каравы төркемдә аерылып тору теләгеннән көчлерәк булса, яшүсмерләргә хас проблемалар да җиңел узачак. 
Әлбәттә, без сленгларны актив лексикага кертү ягында түгел. Шулай булса да дөньякүләм барган процесслардан без бөтенләй азат түгел. Укучыларны үз туган телебез сагына басарга чакырабыз. Төрле шаукымнарга ияреп, гомумән телсез, туган илсез калмыйк. Телебез язмышы да, милләтебез язмышы да, матур киләчәгебез дә – үз кулыбызда. 
Әңгәмәдәш – 
Айгөл Сабитова, 
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 
студенты.

Яшьләр арасында кулланылган сленглар: 
Ку (q) – сәламләү сүзе 
Хайп – популярлык, шумиха, ажиотаж 
Швепс – өр-яңа, супер 
Свэг – текә (круто) 
Лук – кием 
Мем – кызык шаярту 
Баян – искелек, кызык түгел, яңалык түгел 
Хейтер – дус түгел (берәрсе сиңа ошамаган комментарий язса, әйтелә) 
Чилить – берни эшләмичә, ялкауларча ял итү 
Изи – җип-җиңел (легко, просто) 
Зашквар – оят, модалы түгел 
Свайп – сенсор экранда бармак белән йөрү 
Жиза – “такова жизнь” фразасы урынына кулланыла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: