Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр көнләшерлек картлык

Казандагы абыебыз: “Мөслимдә чабата үрүче юк микән?” – дип кызыксынды. Эзләнә торгач, бу эш белән Бикмәч авылында Мәсһар исемле бабайның шөгыльләнүен белдек. Апа белән таксида Бикмәчкә юл тоттык.

Искиткеч гүзәл урындагы авылның “кордон” дигән өлешендәге матур зур йорт янына барып туктауга, егетләрчә җитез атлап, капкадан ир-ат (“бабай” дип әйтергә тел әйләнми) килеп чыкты. Таныштык, яшен сорадык. “87 генә әле” дигәч, телсез калдык. “Авылның саф һавасы сәбәпче микән, чишмәсенең шифалы суы микән?” – дип уйладым. Шул арада Мәсһар абыйның тормыш иптәше Люция апа сүзгә кушылды: 
– Картым көн дә ике сәгать урманда йөреп кайта. Ярата урманны, үзе утыртып үстергән агачларын сагынадыр инде. 
Ничәмә-ничә еллар урманчылыкта эшләгән Мәсһар абый. Люция апа белән ике кыз, бер ир бала үстергәннәр. Тормышның ямен-тәмен белеп гомер иткәннәр. Күпләп умарта тотып, мал-туар асрап яшәгәннәр. Үтенечебезне кире какмады Мәсһар абый, “чабатаны үреп бетергәч хәбәр итәрмен”, – диде. 
Озак та үтмәде, Мәсһар абый безнең өйгә килеп керде, башында – каска. 
– Таксига акча түгеп йөрмәсеннәр дип, матай белән килдем әле, – ди, елмаеп. 
Чабаталарны бирде дә, чәй дә эчеп тормыйча, “Минск” матаена атланып, очтыртып китеп тә барды. “Яшьләр көнләшерлек картлыкта шат күңелле, яшь йөрәкле, тынгысыз булып озак яшә” дигән теләктә калдык без. 

Зәйтүнә Минһаҗева. 
Мөслим. 
Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X