Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшьләр көне - 2017". Мөслимдә узган бәйрәм тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

29 июль көнне районда Яшьләр көне үтте. Бәйрәм чарасы "Мизгел" яшьләр үзәге яныннан велойөреш белән башланып китте. Аңа эстрада җырчылары Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да кушылды. Велойөрештә катнашучылар Мөслим урамнары һәм "Кояшлы Ык" ял зонасы буйлап "Нурлыгаян" паркына килделәр. Бу вакытта паркта балалар өчен төрле уен мәйданчыклары эшләде, "Краскалар...

Чараның рәсми өлешен район башлыгы Рамил Муллин ачты. Ул яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерде. Мөслимнән Рушания Минкинага - "Ана даны", Тат. Шуран авылыннан Фирая һәм Нәзир Хәбировларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медальләре тапшырылды. "Сабый тартмасы" социаль проекты кысаларында бәбиләре туган гаиләләргә тартмалар тапшырылды. Иң актив 6 яшь райондашыбыз район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бу көнне җырчылар Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Соңыннан районыбыз яшьләре дискотека мәйданында күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев