Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр форумында күп сорауларга җавап табылды

"Авыл перспективасы" проекты кысаларында Казан шәһәре "Идел" яшьләр үзәге базасында төбәкара "Волонтер" хәрәкәте активистлары өчен "Мөмкин" дип исемләнгән яшьләр форумы үтте. Әлеге чарада безнең районнан "Волонтер" игелек үзәге кураторы Эльвира Гәрәева, координатор урынбасары Инзилә Вахитова, волонтер Юлия Исәнбаева катнашты.

Форумның төп темасы "Вакыт" булды. Республиканың төрле районнарыннан килгән командалар минутлар өчен көч сынашты. Һәр җиңү вакыт белән бәяләнде, синдә вакыт күбрәк икән - форум кысаларында синең дәрәҗәң, казанышларың да югарырак, димәк. Биш көн буена дәвам иткән форумның концепциясе нәкъ шулай яңгырый. Чараның тантаналы ачылышыннан соң ук беренче эксперт - ТР өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге баш киңәшчесе Светлана Гавва белән волонтерлык хәрәкәтен үстерү, эш вакытында килеп чыккан проблемалар, аларны чишү ысулларын табу темасына сөйләшү булды.

Профессиональ спортчы, РФ Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, "Paraworkout" проекты авторы Станислав Бураков яшь волонтерларга үзеңне ничек чын кеше итеп тоярга һәм тормыштан 100 процент энергия алу серләрен ачып бирде. Һәрберебезгә аңың белән аралашу һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге бирелде. Форум тормышында тагын бер мөһим вакыйга - "Яңарыш. Әхлак" проектына нигез салучы Дамир Зарипов һәм "Чиста мода", "KATERINA DOROKHOVA" бренды дизайнеры Екатерина Дорохова белән очрашу булды. Алар әхлак турында сөйләде, сәламәт җәмгыятьне ничек саклап калырга дигән темага ир-атлар һәм хатын-кызлар белән аерым аудиторияләрдә аралаштылар. Гражданлык активисты, режиссер, Save Children From Fascism проект җитәкчесе Илья Новодворский волонтерларга "Монда кеше яши" һәм "Яшь Кырым" авторлык эшләре хакында, проектлар өстендә эшләү, социаль челтәрдә зур аудитория игътибарына һәм ярдәменә ничек ирешеп булуы хакында сөйләде.

Үз алдыңа ничек дөрес максат куярга? Чын максатны ялганыннан ничек аера белергә? Бер ноутбук һәм буш тартмадан ничек бизнес эшен башларга? Әлеге сорауларга җавапны Яр Чаллы шәһәренең 2 ГИС компаниясе директоры Тимур Никонов җавап бирде. Шулай ук форумда катнашучылар РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Стоп-ХАМ" проекты җитәкчесе Дмитрий Чугунов, "Волонтер" регионара игелек оешмасына нигез салучы Роберт Халиков белән шәхсән аралаша алдылар.

Моннан тыш, ике сәгать эчендә без берьюлы Татарстанның 18 районында акцияләр үткәрә алдык. Форумда катнашучылар проект эшчәнлеге нигезләре белән тирәнтен таныштылар, эшчәнлектә кирәк тармакларны җәлеп итү серләрен практикада өйрәнделәр. Еллык чаралар кейсын бергәләп төзеделәр.Форумның соңгы кичәсе отрядлар арасында КВН уены формасында узды. Казан студентлар лигасы финалистлары "Чикаго" КВН командасына зур рәхмәт! Алар, форумга махсус килеп, безгә чыгышлар ясарга ярдәм иттеләр.

Форумның ябылу тантанасында безне Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгының социаль программалар һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Наталья Пивоварова һәм ГКУСО "Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмат-методика үзәге" директоры вазифаларын башкаручы Иван Милюков сәламләде. Форумда катнашкан 18 районның ресурс үзәкләренә кигуруми костюмы, иҗади эшчәнлек өчен җыелма, туплар бүләк ителде. Форумда уңай эмоцияләр, райондагы игелек хәрәкәтен үстерү өчен энергия алдык. Уникаль шанс - күпме кирәкле кешеләр белән таныштык. Иң мөһиме - алган белем-күнекмәләребезне үзебезнең тормыш юлында, алдагы эшчәнлектә куллана алачакбыз.

Эльвира Гәрәева,

"Мизгел" яшьләр үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев