Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшьлек" спорткомплексы төзелеше төгәлләнү алдында

Мөслимдә республика программасы нигезендә төзелүче спорткомплекста эчке эшләре бара. "Евростиль" подряд оешмасы спорт залларының тимер корылмаларын буяу, идәнгә кафель җәю, электр линияләрен, су челтәрен сузу белән мәшгуль.

Бер үк вакытта спорткомплекс территориясен төзекләндерү дә бара. Яр Чаллының "СК Кама" подряд оешмасы асфальт салу өчен нигез әзерли. Асфальт салу төгәлләнгәннән соң, брусчатка җәеләчәк. Спорткомплексны август аенда кулланылышка тапшырырга ниятлиләр. Әлеге заманча корылмада мөслимлеләргә татарча көрәш, волейбол, баскетбол, мини-футбол, бадминтон, фитнес, шахмат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X