Яшьлек хатасы
Автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен 33 яшьлек райондашыбыз суд алдына басачак.
Район прокуратурасы 33 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни административ җаваплылыкка тартылган булуга карамастан, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.
– Тикшерү версиясе буенча узган елның 29 ноябрендә 16 сәгать 10 минут тирәсендә гаепләнүче, машина йөртүче таныклыгы булмауга карамастан, ВАЗ-21124 маркалы автомобиль белән идарә итә. Мөслим авылының Красноармейская урамыннан “Ләйсән” балалар бакчасына юнәлгәндә аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Медицина тикшерүе барышында шоферның исерек булуы ачыклана: ул сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты 1,463 мг/л тәшкил итә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше район суды тикшерүендә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев