Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшьлек" – җиңүче!

Россия Геройлары көнендә Рус Шуган авылында Советлар Союзы Герое П. А. Днепров исемендәге кубокка волейбол ярышлары үтте.

Традициягә әверелгән бу чараны быел Рус Шуган төп мәктәбе дирекциясе район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, волейбол федерациясе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә 25нче тапкыр оештырды. Ярышлар алдыннан һәвәскәр спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен авылның ветеран волейболчылары Павел Устеряков, Алексей Новиков, Сергей Новиков, Сергей Басорин, Сергей Котковка Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Уеннар нәтиҗәсендә герой исемендәге кубокка Мөслимнән "Яшьлек" командасы лаек булды. Икенче урында - Рус Шуганнан яшьләр командасы. Өченче-дүртенче урыннарны "Мечта" һәм Рус Шуган мәктәбе командалары бүлеште. Аларга дипломнар, кыйммәтле пакетлар, медальләр һәм спорт инвентарьләре тапшырылды. Иң яхшы уенчылар да бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев