Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлек бәйрәме

27 июньдә Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелде. Мөслимдә бәйрәм “Мөслим йөрәге” скверында узды.

Бәйрәмдә катнашу­чыларны район баш­лыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов котлады. “Бүгенге чарага бик матур итеп, коллективлар, ба­лалар белән чыккансыз. Чара сезнең күңелләрдә бары тик шатлык-куаныч­лар гына калдырсын иде. Барлык яшьләрне шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләләрегез имин булсын!” – диде ул.

Велойөреш “Мөслим йөрәге” скверыннан старт алды. Велосипед­чылар, Пушкин, Гагарин, Яшьләр урамнары аша “Кояшлы Ык” ял зонасы­на төшеп, янәдән старт алган җиргә кайтты. Соңыннан бүләкләү тан­танасы булды. Иң өлкән катнашучы – 72 яшьлек Зәйтүнә Минһаҗева, иң кечкенәсе велойөрешне әтисе белән бергәләп үткән 1 яшь тә 2 ай­лык Мәдинә Мирзаяно­ва булып чыкты. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллекти­вы иң актив коллектив дип табылды. Мәктәптән велойөрештә 110лап кеше катнашты. Иң спорт сөюче гаилә – Рамил Мор­заханов гаиләсе. Рушат Латыйповның велосипе­ды “иң экзотик велоси­пед” исемен алды.

– Мин көн саен ве­лосипедта йөрим, ул – тәгәрмәчле ду­стым. Велойөрештә дә теләп катнаштым. Ык буйларының матурлыгы­на сокланып, табигатьнең гүзәллегенә хозурла­нып кайттык. Әлеге чара күңелдә матур хатирәләр булып сакланыр, – диде чарада катнашкан Эльви­ра Зарипова.

Соңыннан “Мөслим йөрәге” скверында җыр- моң яратучы яшьләр кон­церт куйды.

 

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велойөреш