Мөслим-информ

Яшьлегемә кире кайтам кебек

Тормышта үз урыныңны табып, үр артыннан үрләр яуласаң да, зур дәрәҗәләргә ирешсәң дә, авырлык һәм югалтуларга дучар булганда да – яшәү тәмен, яшәү мәгънәсен кабат тояр өчен кешегә туган ягы, балачак эзләре сакланган урыннар, дуслары, газиз туганнары кирәк. Үзеннән-үзе сүзебез мәктәп елларына тоташа. Чын бәя дә шәхескә туган төбәгендә – Кече Ватанында куела.

Классташлар белән очрашулар, аралашулар күңелләргә сафланырга, тормышка башка күзлектән карарга ярдәм итә. Укучыларыбыз үзләрен укыткан, канат куеп, олы юлга очырган укытучыларын да онытмыйлар, очрашуларына олы кунак итеп чакыралар. Җәй айларында үткән мондый очрашулар һәр ел саен өч-дүрткә җыела һәм һәр төркем мәктәптә аларны ачык йөз белән каршылаган мәктәп директоры Илсур Исламовка рәхмәт хисләре белән тарала.

Бүгенге сүзем үземнең газизләрем – 1985 елгы чыгарылыш укучылары турында. Алар биш ел үткәнне көтеп тә тормыйлар – үз җайлары, үз сәбәпләре белән бик еш җыелалар. Узган елгысы мәктәпне тәмамлауга 30 ел тулуга багышланган иде. Әле мәктәптә ремонт эшләре төгәлләнмәгәнлектән өебездә чәй табыны әзерләп көтеп алдым аларны. Алар – безнең гаилә өчен туганнар дәрәҗәсендәге кадерле кешеләр. 55 яшьлек юбилеема да, хөрмәт итеп, җыелып кайттылар. Чәчләренә чал кергән, инде үзләре әби-бабайлар дәрәҗәсенә ирешкән укучыларымның линейкага тезелеп басулары аеруча дулкынландырды. Бу аларның “Күрегез, апа, менә без нинди! 35 ел эшләү дәверегездә безнең кебек бердәм булып, үз класс җитәкчесен хөрмәтләгән укучыларыгыз булдымы икән әле?” диюләре иде. Кочак-кочак розаларыгыз, күчтәнәчләрегез, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт, укучыларым. Укытучыларны, укучыларны, мәктәпне хөрмәт итүегез, күңелләрегезнең саф булып, матур истәлекләр генә саклый белүегез өчен дә зур рәхмәт.

Хәтеремдә, 36 укучылы алтынчылар алдына класс җитәкчесе булып кереп бастым. Үземне бик җитди тотарга тырышам, чөнки “авыр класс” дигән исем алганнар, әле җитмәсә тәҗрибәле укытучылар да алардан баш тарткан. Үземне җылы кабул итүләрен аңладым. Аннан калганы бар да үз кулымда булуына шигем калмады. Әле үзем – яңа институт тәмамлаган бер тәҗрибәсез яшь кыз бала. “Булдыра алмыйм”, дигән сүз минем өчен ят булгандыр, күрәсең. Юкса яшь белгечләргә беренче елларда класс җитәкчесе булу мәҗбүри дә түгел иде. Мәгариф бүлеге мөдире Зәйнакъ абый да бит: “Яңа, бик дәрәҗәле Тат. Бүләр мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытырсыз. Туган авылыңа да ерак түгел. Уңышлар көтәбез!” – дип, канатлар куеп җибәрде ич. Беренче күрүдә үк Тат. Бүләр мәктәбе дә, авылы да ошады. Баштан-аяк эшкә чумдым. Укучылар биш авылдан йөреп укыйлар. Аларның һәрберсе турында хәбәрдар булырга теләп, гаиләсе, туганнары, омтылышлары, хыяллары, мөмкинлекләре белән кызыксына башладым. Дәресләрдән соң әле бер, әле икенче авылга юнәләм. Дәрес калдыру сәбәпләрен ачыклыйбыз. Ул елларда сентябрь-октябрь айлары тулысынча диярлек колхозга булышып үтә. Укучылар авырып та, арып та китәләр. Ныклап укулар башлангач, аларның билгеләре өчен борчыла башлыйсың. Ата-аналар белән тыныч кына сөйләшеп, балага игътибарны көчәйтергә тырышам. Бер генә әти-әнине дә аерым мәктәпкә чакыртмадым. Исәнсеф-Чишмә авылыннан җәяүләп кайтып киләм. Дөм караңгы, юлны көч-хәл белән шәйләп атлыйм. Йөрәк күкрәккә сыймый. “Ничек инде икенче тәүлек вакыт үтеп барганда, бала мәктәптән кайтмады, дип утырасың? Интернат та ачылмады бит әле”. Болытлар арасыннан тулы ай чыгып, юлымны яктыртып җибәрде, аның нурлары күңелемә дә үтеп керде: Эзләп барган укучым икенче көнне үзе дә бик шүрләгән хәлдә мәктәпкә килде. Төнлә әти-әнисе аны Минзәләдән алып кайтканнар. Моңа охшаш вакыйгалар бик күп булды... Әкренләп без бербөтенгә әйләнә башладык. Сыйфатлы өлгереш өчен көрәшәбез. Класстан тыш эшләрдә башкаларны уздырырга тырышабыз.

Укучыларымның һәркайсы күңелемә үз урынын алды. Мин аларның шатлыклары өчен сөендем, борчулары өчен ккөендем. Болар өстенә бихисап җәмәгать эшләре дә бар: мәктәп профсоюз оешмасының культ-масса бүлеген җитәкләү, агитатор, пропагандист, унйортлыкларга йөрү, бәйрәм уңаеннан докладлар, “Белем җәмгыяте” җитәкчесе, “Колхоз утлары” стена газетасы корреспонденты, сайлау комиссияләрендә эшләү, үземне дә авыл советына депутат итеп сайладылар. Партия сафларына алыну һәм андагы вазыйфалар... Корреспондент булуым дәресләремне җирлек материаллары белән бәйләү өчен бик файдалы да булды. Колхозның партоешма секретареннан алынган белешмәләргә нигезләнеп язган мәкаләләрем кирәк урында, кирәк вакытта бик уңышлы файдаланылды. Социалистик ярышта алда баручылар турында язасың. Ә ул кешеләр – укучыларымның әти-әниләре, яки туганнары. Йөкләтелгән һәрбер эшкә, һәр вазыйфага җаваплы карау үз нәтиҗәләрен дә бирми калмагандыр. Мәгариф бүлегенең фронталь тикшерүе, уңышларымны күрсәтеп, хезмәтемне уңай бәяләде. Үземне кемнәр тикшерде диярсезме? Мәгариф бүлегенең иң дәрәҗәле инспекторы Әдип абый Салихов белән мәгариф бүлеген яңарак җитәкли башлаган Моряк абый Йосыпов. Дәресләрне алмашлап та, бергәләп тә тыңладылар. Атнаның бер көнендә алты сәгать дәресем рәттән тора. Тикшерүчеләрем икәүләп алты сәгать буе арткы партада утырдылар. Планнар, күргәзмәлелек, кулланылган әдәбият, Ленин әсәрләреннән китерелгән өзекләр, съезд материалларын куллану, укучыларның активлыгы, җирле материаллар һәм җирлек белән бәйләү – тагын әллә ниләр. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Фәрәхия апа “Үзе уку гына түгел, укучыларына да өләшеп, китапларны таушалдырып бетерде инде”, ди икән. Чыннан да, көчлерәк укучылар, рефиратлар язып яклый, семинар дәресләргә әзерләнәләр. Тикшерүнең соңгы көнендә КПСС райкомыннан Әхмәдулла абый Әхмәтгалиев килде. Дәресемне караганнан соң, матур фикерләрен педсоветта җиткерде. Тикшерүнең кайтавазымы, ничектер, партия мәктәбенә укырга китәргә кыстый башладылар. Укучыларымны, укытуымны ташлауны күз алдына да китерә алмадым. Мәктәбемдә калдым. Тарих, җәмгыять белеме дәресләренә аеруча нык әзерләнергә кирәк. Планнар төзегәннән соң, кровать янына урындык куеп, өстәмә материаллар тупланган китапларны тезәм. Болар минем “төнге һәм иртәнге намазларым” булган инде. Шуларны укып йокыга китәм, уянгач та шуларны укый башлыйм. Мәктәпкә эшкә килгән биш кыз бер йортта торабыз. Аның үз кыйссасы дигәндәй, яңа киселгән утын чи. Мичне көч-хәл белән ягып җылытабыз. Салкынчарак көннәрдә юынгычтагы су ката. Авырлыклар эзсез калмый: икенче елларга инде бергә яшәгән кызларым тынычрак һәм яшәү шартлары уңайлырак мәктәпләргә күченәләр яки кияүгә чыгалар иде. Ел артыннан еллар үтте, укучыларымны алар өчен иң җаваплы чорда – чыгарылыш елында ташлап, декрет ялына китәргә туры килде. 6, 7, 9 класс укучылары өчен җәйге хезмәт практикасы басуда чөгендер җире эшкәртү иде. 30 дан артык баланың һәркайсына 20 шәр-30 ар сутый чөгендер эшләтеп кара! Һәр эшләгәннән соң, аны бригадир һәм аграном кабул итеп ала. Укучылар биш авылдан килеп эшли. Килеп җиткәнче арыган балалар кибегеп су эчәргә китәләр. Су йөртү өчен ул заманда уңайлы савытлар да юк иде шул. Кайсы, кабат басуга килеп тормыйча, кайтып китә. Әле бер, әле икенче авылга барып укучы җыясың. Менә шушы басуда укучыларым ул вакытта кырчылык бригадиры булып эшләгән Вәсим абыйларын минем ярдәмчем иттеләр. “Апа, барып сүз генә катыгыз әле. Ул шундый әйбәт кеше. Матае белән бөтен авылга да барырсыз, килмәүчеләрне “люлькесенә” төяп ташырсыз”... Әйбәт абыйларын миңа ике еллап мактадылар әле. Әнә бүген дә “апа, җизни”, дип, өзгәләнеп торалар. Барысы да тормышта үз урыннырын таптылар. Очрашуларга зурлап, күтәренке кәеф белән кайталар. Авылда калучылары да менә дигән йорт-җир җиткереп, үрнәк гаиләләр булып яшиләр. Укучыларым – минем горурлыгым. Бүгенге көндә мәктәпнең иң юмарт спонсор-ярдәмчеләре дә бит алар. Илмир Нәгыймовка, Марат Латыйповка, Алис Хөсәеновка дирекциянең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тыйнак кына, җитди генә егетләр. Ярдәмнәре белән күзгә дә бәрелеп торырга тырышмыйлар. Илмир бик авыр елларда мәктәпкә җылылык системасын алыштырырга ярдәм итте, мәктәпнең музей бүлмәсенә заманча ремонт үткәрде. Туган авылы Иске Сәет юлларын да кайгырткан еллары булды. Туган авылы зиратын коймалауда зур ярдәм күрсәтте. Мәктәпкә заманча капка эшләтүче дә ул. Илмирның игелекләрен санап бетереп булмый. Шулай операциядән соң хастаханәдә ятам, терапия бүлегенә җылы су көйләгән бер егеткә рәхмәт укыйлар. “Сезнең якныкы, әнисен карап ятты ул монда”, диләр. Укучым Илмир булып чыкты ул.

Туган авылда төпләнеп, җирлекнең йөрәге, авыл халкының терәге булып яшәүче укучыларым да күп. Тат. Бүләрдә – Равис Азиев, Алмаз Акмалов, Алмаз Ялалов, Илһам Мирсаяпов, Исәнсефтә – Заһир Сәетгәрәев, Исәнсеф-Чишмәдә – Ирек Шәйдуллин, Айдар Камалов... Читтә яшәүче егетләребез, кызларыбыз да дәрәҗәле, үз эшләренең осталары, үрнәк әти-әниләр һәм сокланырлык әби-бабайлар булганнар. Укытучы һөнәрен сайлаган Фирая Бәшәрова (Яр Чаллы), Гөлшат Гайниева (Әмәкәй) белән чиксез горурланам мин. Түбән Кама заводында намуслы хезмәтләре белән танылган кызларым Гөлшат Вагыйзова, Зөлфирә Годаерова; һәрвакыт елмаеп торучы Фидая Садыйкова, Фирая Исламова; Түрештә һәм Әмәкәйдә төпләнеп, матур гомер итүче Фәрсия Илдарханова һәм Гөлчәчәк Солтанова, Гөлдәния Димиева, Гөлфия Акмалова һәр очрашуга сагынып кайталар. Рәссам егетебез Илфак Абдуллин, “ученый” кушаматы тагылган Илдус Фатыйхов, иң хисле егетебез Алмаз Садриев, тәмле тортлар белән сыйлаучы Кифарис Насыйпов, гармунчыбыз Илшат Маннанов һәр очрашуның үзәгендә кайныйлар. Илсур Фәйзуллин, Рамил Маннанов, Азат Насыйпов, Марат Шәйхетдинов, Алис Мансуров тыйнак, тырыш, мәрхәмәтле булулары белән аерылып торалар. Укучыларымның һәркайсы үзенчә бәхетле, аларның һәркайсы белән чиксез горурланам. Алар белән бәйле күпме истәлекләр, хатирәләр. Шушы укучыларыма яшьлегем багышланган икән ич. Аларның игътибарын, хөрмәтен яшьлегемнән бүләк итеп кабул итәм.

Рәнисә Мәхмүтова.

Тат Бүләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: