Мөслим-информ

Яшьлегем хатирәләре

Һәркемнең дә туган авылы, кендек каны тамган йорты хәтерендә сакланадыр. Авылым Вәрәшбаш, аның кешеләре, күршеләрем, бергә уйнап үскән дусларым, сабакташларым минем дә күңелем түрендә.

Безнең балачак булдымы икән?
Авылым түбән оч, югары оч, арт урам, чүкеч урам, сазлык урам дип йөртелүче берничә урамнан тора иде. Ул вакытта һәр йортта 3-4әр бала булды. Күршеләр дә, балалар да тату яшәдек. Бәлки мохтаҗлыктан, юклыктан, бер-береңә ярдәм итүдән дә булгандыр. 7 класска кадәр үзебезнең авылда укыдык. Ирекле, Краснояр, Ташъелга авылларыннан да килде балалар. Авылыбызга якын гына Пажбы дип аталган урманыбыз безне авыр елларда үсемлекләре, җиләк-җимешләре белән туендырды. Кар суы бетү белән – сәрдә, күке башы, кукы, балтырган, соңрак шома көпшә җитешә. Гайнетдин абый, шома көпшәдән кубыз ясап, бик матур итеп уйный, бию көе уйнаганда без дә тыпырдыйбыз. Кар эреп җир чыккан урында кызлар – сызыклы, буяулы, әбәкле, качышлы, ә малайлар лапталы, чүрәкәйле, шәмәйле уйнады. 
Бөек Ватан сугышы халыкка бик күп михнәтләр китерде. Шырпы, тоз, керосинга кытлык иде. Чүмеч, кружка тотып, күршеләрдән утлы күмер эзләргә чыгабыз. Керосин булган кешедә сукыр лампа яктысында фронтовикларга һәм үзебез өчен оекбаш, бияләй бәйләдек. Киндер ишеп, чабата ясадык, тун өчен тире иләдек.
Авылда чишмәләр күп, ләкин алар ераграк урнашкан иде. Суны күбрәк безнең коедан алдылар. Әтием Вәлимөхәммәт, тирән кое казып, бурасын эшләп, баганага сиртмә белән чиләк куйды. Халык шул коедан су эчте. Әткәйнең кулы алтын, ярдәмчел кеше иде. Бүкәнне чокырлап, кул яргычы ясады. Киндер, тары, арыш һәм бодай ярдык. Бер аш пешереп ашарга булса да дип, яшереп кенә алып кайта иделәр бөртекне. Күршеләр төпләре тузган чиләк, тасларны төпләтергә һәм башкаларны ясатырга безгә керәләр иде. Әти колхозда тимерче, табельщик, авыл советы рәисе, лесник булып эшләде. 
Без, яшүсмерләр, үгез белән сөрелгән, чүп баскан арыш басуына үлән утарга, башак җыярга, киндер йолкырга йөрибез. Көчебездән килгәнчә олыларга булышабыз. Утауда билчән чәнечкесе кулга кадала, ял юк. Кызлар белән кулны бал кортына чактырабыз. Шешкәч, “Кулга кан төште”, дип, 1-2 көн ял итәбез. Аның каравы хезмәт көненә бирелә торган 1 стакан оннан мәхрүм калдык. Эштән соң кич белән Борһан бабай чишмәсе калкулыгына кичке уенга җыела идек. Язгы сабан бетү белән һәр елны сабан туйлары үтте, кичке уеннар гөрләде. 
7 класстан соң Фәһимә, Шәмсенур, Кәримә, Хәдимә 3 ел буе Мөслим урта мәктәбенә йөреп укыдык. Үзебез ачлы-туклы, өскә юк. Чыгу белән аякка су үтә. Мәктәптә суык, корымнан ясаган кара боз булып ката, куллар күшегә. Мөслим урамына кергәндә, иртүк арба белән Кооператив урамындагы зиратка мәет илтүчеләр очрый иде. Аның капкасы ябылып тормагандыр ул елларда. Басудан җыйган агулы бөртек ашап, агуланып үлүчеләр күп булды шул. Без бит сугыш чоры балалары, ул еллардагы авырлыкны башына килгән кеше генә белә. 
Балалар йортында
“Авыл утлары” газетасының быелгы 12 гыйнвар санындагы элекке фотоларны күргәч, Ольгино авылындагы балалар йортында эшләгән елларым искә төште. Анда 1946 елдан 1953 елга кадәр эшләдем. Анда тәрбия биргән балаларны “кызларым”, “малайларым” дияргә яратам. Узган ел Яр Чаллыда яшәүче “кызым” – 9 ел детдомда тәрбияләнгән чал чәчле Рәйханә килде. Аңа – 78, миңа 91 яшь. Ул миннән детдом елларын искә алып яз әле, дип үтенде.
1946 елның бер чиреген авылымда укытканнан соң, миңа Ольгино авылындагы детдомда эшләргә туры килде. Ул тау башында элекке бояр йортында урнашкан иде. Тәрбияче булып – башта кызлар, аннан малайлар группасында эшләдем. Урта мәктәптә бергә укыган сабакташларым Мәрзия Сәхипова, Галина Егорова, Мияссәрә Ганиева шатланып каршы алдылар. Тәрбия эше бик четерекле иде. Гаиләдә ата-ана баласына нинди тәрбия бирсә, бездән дә шул таләп ителде. Чөнки син аның ата-анасы да, апасы да, дусты да булырга тиеш. Детдомда 26 кеше хезмәт куйды, җаваплылык көчле. Тәрбия эше белән беррәттән, хуҗалык эшендә дә катнаштык, мичкә ягу өчен генә күпме утын әзерләргә кирәк. Торыш урманында куышта куна-төнә печән чабу, балаларны мунча юындыру, һәр группадагы 30лап баланың киемен алыштыру, тузган оекбашына кадәр барлап тапшыру, укуындагы өлгерешенә җавап бирү... Директор Габдулла абый Сәгыйдуллин бик таләпчән, вакытында үз киңәшләрен бирә, күбесенчә “үскәнем” дип эндәшә иде. 
Райкомол юлламасы белән Казанда 6 ай пионервожатыйлар әзерләү курсында укып кайттым, вожатый булып эшли башладым. Хәзерге кебек җитешле лагерьлар юк иде әле. Бикмәч урманы янындагы чишмә буенда, аннан соң Нарат Асты лагеренда пионерлар белән ял оештырдым. Төрле уеннар, су керү, урманга йөрү һ.б. чаралар үткәрдек, Нарат Асты авылы мәктәбендәге ашханәгә йөреп ашадык, йоклау да мәктәптә иде. 
Комсомол оешмасын да җитәкләргә туры килде. Комсомол яшендәге балалар белән көчләре җиткән эшләрдә катнаштык. Урманда утын әзерләгәндә, печән җыйганда, вак-төяк эшләрдә, икмәк чистартуда, басуда борчак алуда булыштык. Каникул вакытларында, бер пәрдәлек пьеса һәм концерт номерлары әзерләп, якын-тирә авылларга йөрдек. Клуб тулы халык була иде. Бигрәк тә истә калганы Вәрәшбашка бару булгандыр. Ул вакыттагы колхоз рәисе С. Мөхетдинов ел ахырында колхозның отчет-сайлау җыелышына безне чакыра. Яхшы ат җигеп, төренер өчен чанага толып салып җибәрә. Безне әнием Фәрхенур, тәмле исле ипи белән итле аш әзерләп, сыйлый иде. Бикмәч авылы халкы безгә кабак төше, чикләвек, шомырт тараткан иде. 
Коллективта пешекче, завхоз, бүлмәләрне җыештыручы, ничәмә мичкә ягучы, кер юучы, ат һәм үгез караучы һ.б. эшчеләр олы гаилә кебек яшәдек. Детдом директоры булып озак еллар Г. Сәгыйдулин, завуч М. Ганиев һәм Р. Биккузин эшләде. Кызларны кул эшенә М. Гафарова өйрәтте. Анда алар чигәргә, кисәргә, машинада тегәргә һ.б. эшләргә өйрәнделәр. Малайларны Бурангаев абый балта, чүкеч, пычкы белән эшләргә өйрәтте. Төрле түгәрәкләр үткәрелде. Комсомол яшендәге кызлар белән райкомолга (1948 ел булса кирәк) байрак чигеп бүләк иттек. Ул елларда ВЛКСМның район комитеты беренче секретаре – Рәшит Юнысов, икенче секретарь Могыйн Әгъләмов иде. 
Балаларның укулары әйбәт булды, зурларга хөрмәт белән карадылар. Яше җиткәч, һәр баланы мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән укырга ФЗӨгә урнаштырдык. Детдом 1955 елга кадәр эшләде. Мөслимдә яши башлагач, район үзәгендәге бердәнбер балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Бөтен барлыгын балалар өчен биреп эшләүче Һидая апа Галиева кул астында эшләп, лаеклы ялга киттем. 
Детдомда да, балалар бакчасында да тәрбияләнүчеләр белән кызыксынам, хезмәтем бушка китмәгән, дип горурланам. Кайберләре белән, хәл-әхвәл белешеп, элемтәдә торам. Бүген кызларым тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәм. Еллар белән елларны чагыштырам да, нинди зур аермалыклар барлыгын исәпләп, күңел йомгагын сүтәм. Җырдагыча, мин яшьлегемә кире кайтмас идем, бары тик искә алырга, сөйләргә генә тырышам. 

Тәзкирә Вәлимөхәмәтова,
тыл һәм хезмәт ветераны. 
Мөслим.
Фото – авторның гаилә архивыннан.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: