Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәгән җирлегебез – безнең олы йортыбыз ул

Мөслимдә каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча билгеләнгән таләпләргә буйсынмаучылар да бар.

Республикада ел саен 1 апрельдән 1 июньгә кадәр территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Аның кысаларында әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. 
Өмәләр гөрли
Әйләнә-тирәбезне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча соңгы елларда мөслимлеләр кадәр эшләгән төбәк бар микән ул?! Чисталык өмәләре дә, икеайлык кысаларында гына түгел, ел әйләнәсе дәвам итә. Быел да, икеайлык башланганны да көтеп тормастан, яз башында ук Мөслим урамнарындагы агачларны формалаштыру эше башкарылды. 
– Башка еллардан аермалы буларак, быел кышын кар күп яуды. Шуңа күрә икеайлыкны да кар өемнәрен таратудан башладык. Оешма-предприятие коллективлары ике атна инде көн саен диярлек үз территорияләрен һәм үзәк урамнарны, парк-скверларны кардан арындыру буенча күмәк өмәләргә чыга. Сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешмалар да үз территорияләрен тәртипкә китерү турында онытмаска тиеш, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.
“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе коллективына да эш җитәрлек: алар кар астыннан чыккан чүп-чарларны җыюдан, урамнарны чистартудан туктап тормый. Өмәләрдә, елдагыча, мәктәп укучылары да актив катнаша. Алар, укуларга зыян китермичә, дәресләрдән соң чыга бу эшкә.
– Укучылар, шактый зур мәйдан биләүче мәктәп территориясеннән тыш, үзебезгә беркетелгән урамнарны, Җиңү паркын чистарту, андагы агачларны тәрбияләү буенча да зур эш башкара, – ди Мөслим гимназиясе укытучысы Эльмира Тимергалиева.
Ак янында кара таплар
Торак пунктларның йөзе үзгәрүдә, экологик хәлнең яхшыруында районда каты көнкүреш калдыкларын җыюның җайга салынуы да мөһим роль уйный, билгеле. Элекке кебек шәхси ихаталарда да, күпфатирлы йортлар ишегалларында да күптән инде айлар буе чүп җыелып ятмый.
Ләкин, ни кызганыч, ак янәшәсендә кара да булган кебек, үзе яшәгән тирәлекне чүп-чарга батыручылар да бар икән әле. Бу бигрәк тә Мөслимдәге күпфатирлы йортлар ишегалларында күзәтелә. Чүп машинасы график нигезендә һәм билгеләнгән сәгатьләрдә килеп алуга карамастан, көнкүреш калдыкларын өй янына чыгарып ташлаучылар бар. Һәм бу күренеш еллар буена дәвам итә. Авзалов урамындагы 1б йортында ясалган чүплек күпләрнең җелегенә үткән. Һәм ул тиз генә бетәр төсле дә түгел. 45 фатирлы бу йортта яшәүчеләр үзләре дә, якындагы башка йортлардагылар да пакет-пакет чүп чыгарып ташлый икән. 
– Атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәреннән кала, чүп машинасы билгеле бер вакытта килеп туктый. Аның китүен генә көткәндәй, берәм-берәм чүпләрен чыгарып, өй почмагына өяләр. Үзләренчә, кеше хезмәтеннән көлү микән инде бу?! Бу бит үзебез утырган ботакка үзебез балта белән чабуга тиң. Шушында этләр, песиләр җыела. Үз балаларыбыз шушында уйный. Тәртипне, чисталыкны үзебез булдырмасак, аны читтән килеп беркем дә ясамаячак, – ди Альбина Әхмәтова.
Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында да бар шундый ук чүплек. Дөрес, анысына да Мөслимнең башка урамнарыннан да чүп пакетларын ыргытып китәләр дигән фикердә бу йортларда яшәүчеләр. 
– Бу тирәдәге йортларда яшәүче яшьләр дә шушы багана төбенә генә чыгара чүбен. Башка микрорайоннардан машина белән килеп ташлап китүчеләр дә бар. Аптырагач, фоторәсемнәрен дә, машина номерларын да биреп карадык җаваплы оешмаларга, чара күрүче генә юк, – ди Мөзәккирә апа Габдрахманова.
Кооператив урамындагы 160нчы йортта яшәүчеләр канализация суыннан да зыян күрә: шакшы су йортның подвалына тулып интектерә икән. Проблеманың сәбәбе заманында канализация системасының тиешенчә ясалмавында, дигән фикердә Илгизә апа Шакирова. 
– Соңгысында насос янып чыкты диделәр. Ул кабат эштән чыкса, подвалга тагын канализация суы тулачак. Күпме шулай сасы су өстендә яшәргә безгә?! – ди ул.
Яшәгән җирлегебез, аның урамнары – безнең олы йортыбыз ул. Йорт-җиребезне тәртиптә тоткан кебек, яшәгән төбәгебездә дә чисталыкны саклыйк. Шуны онытмыйк: чисталык, пакьлек – кешенең күңел көзгесе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев