Мослим

Организмда яши торган паразитлар

Паразитлар организмны эчтән “кимерә”: иммунитет зәгыйфьләнә, чирләргә каршы тора алучанлык кими. Алар аллерген матдәләр бүлеп чыгара. Тире авыруларына шулар сәбәпче була да инде: тән кычыта, ялкынсына башлый. Бу билгеләр хәлсезлек, тиз аручанлык, ашказаны авыртулары белән дәвам итә.

Паразитлар организмны эчтән “кимерә”: иммунитет зәгыйфьләнә, чирләргә каршы тора алучанлык кими. Алар аллерген матдәләр бүлеп чыгара. Тире авыруларына шулар сәбәпче була да инде: тән кычыта, ялкынсына башлый. Бу билгеләр хәлсезлек, тиз аручанлык, ашказаны авыртулары белән дәвам итә. Мондый очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә, чиреңнең килеп чыгышын ачыкларга кирәк. Организмда берничә мең төрле паразит яши. Мәгълүматларга караганда, тикшеренү узган пациентларның 65 процентыннан күбрәге баш миенә оялаган вак паразитлар белән агуланган. Аларны башкача – баш мие күзәнәкләрен җимерүчеләр дип тә атыйлар. Кеше аны мәче, эт, кошлар аша йоктыра. Ул шулай ук сөт аша да күчәргә һәм организмда еллар, дистәләгән еллар буе яшәргә дә мөмкин. Авырый башлауга организмны чистартырга һәм шундук паразитлардан котылырга кирәк. 
Лямблиоз 
Бу чир аеруча йогышлы. Бер кеше чирли башласа, ул гаиләдәгеләрнең башкаларына да күчә. Микроблар бавырга, үт куыгына, эчәкләргә кереп урнаша да агулы матдәләр бүлеп чыгара башлый. Тәнгә аллергия чыга, кеше ябыга, ашказаны, бавыр авырткалап куя, сәбәпсез костыра, укшыта... Чөнки ашаган ризыклар тиешенчә үзләштерелми. Мондый авыруларны инфекционистлар дәвалый. Дәваланганнан соң, анализны кабат тапшыру мәҗбүри. 
Хеликобактериоз 
Микроблар ашказанының лайлалы тышчасында яши. Алар ашказаны ялкынсынуын китереп чыгара. Шул рәвешле ашказанының күпмедер өлеше азык эшкәртүдә катнашмый башлый. Нәтиҗәдә, эчәкләргә дөрес эшкәртелмәгән ризык күчеп, тышчаның ялкынсынуына китерә. Дисбактериоз шуннан килә, ягъни эчәкләрдәге нормаль микрофлора үзгәрә, файдалы матдәләр дөрес үзләштерелми. Хеликобактериоз, вакытында дәваламаганда, яман чиргә әйләнергә дә мөмкин. Бу очракта пациентка бары гастроэнтеролог кына булыша. 
Псориаз (тәңкәле тимрәү) 
Тиренең бу хроник чире кавыкланып торган ак тәңкәчекләрдән гыйбарәт. Псориазны стресслар, йогышлы чирләр, салкыннар, аллергеннар, дөрес тукланмау, даруларны еш куллану, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, серкәле ризыклар, борыч һәм шоколод кузгата. Тәңкәле тимрәү арка, күкрәк, муен, җилкә тирәләренә чыга. Һәм ул бетә торган авыру түгел. Авыру нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый икәнлеген, хәтта ничек пешерергә кирәклеген дә белергә тиеш. 
Экзема 
Бу чир – аллергиянең бер төре. Аны дәвалау комплекслы алып барылырга тиеш: мисалга, диета тоту, эчәкләрне чистарту, аның микрофлорасын тәртипкә китерү, иммунитетны күтәрү, физик активлык, тән гигиенасын саклау һәм яхшы кәеф... Экзема ультрашәмәхә нурларга да бирешә. 
Экзема белән авыручыларга ваннада артык озак утырырга ярамый. Ни дисәң дә, су тирене ялкынсындыра. Эфир майлары өстәп, салкынча ваннада коену файдалы. Ә сабынның сизгер тире өчен булганын гына кулланырга кирәк. Шулай ук шәрә тәнгә йон кием кимәгез, кычыттыра. Киҗе-мамык тукымалардан тегелгән озын җиңле кием яхшырак. 
Район үзәк хастаханәсенең 
профилактика кабинеты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: