Мөслим-информ

Яшерен алкоголь цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр

2016 елдан республикада легаль булмаган алкоголь җитештерү турында мәгълүмат биргән өчен гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.

Татарстанда алкогольле продукция җитештерү буенча яшерен цехлар турындагы мәгълүмат өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен дә өстәде. Очракларның яртысында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды. Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан республикада легаль булмаган алкоголь җитештерү турында мәгълүмат биргән өчен гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: