Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшеннән ничек сакланырга? 

Радио, телевизор кабызмагыз. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч. 

– Яшен вакытында агач тө бендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә. 
– Урамда каласыз икән, машинага булса да кереп утырыгыз, әмма тәнегез кузовка тияргә тиеш түгел. Машинаның ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш. 
– Яшен булганда өйдә генә утырырга кирәк. 
– Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзә янына якын килергә ярамый. 
– Радио, телевизор кабызмагыз. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч. 
– Яшен вакытында су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Резин аяк киеме исә яшеннән саклый. 
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында каласыз икән, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Болай утыру кыен, әмма куркынычсызрак. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев