Мөслим-информ

Яшенле һәм бозлы яңгыр килә

Республиканың кайбер районнарында яшен һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак.

Синоптиклар кайбер районнарда һава торышының көйсезләнү ихтималы турында да кисәтә: яшен һәм урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана.

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +24..+29 градус җылы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: