Иртүк 14 яшьлек яшүсмер кәҗә һәм сарык көтүенә чыга. Һава торышы бозылып, яңгыр яварга тотына. Терлекләр агач астына поса, тик бу агачны яшен суга. "Көтүчегә зыян килмәгән, үзен ярыйсы хис итә. Калган терлекләрне авылга кайтарган. Зыян күләменә килгәндә, ул бер башка 5 мең сум тирәсе тәшкил итә", - дип белдергән район администрациясе эшләре белән идарәче Басыйр Хәбибуллин "Башинформ" агентлыгына.
Ул бу хәлнең Биштирәк авылыннан 3 километр ераклыкта булганын сөйләгән.
Нет комментариев