Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелчәләр белән дәвалан

Яңа сыгылган кәбестә суын ашказаны җәрәхәте, бавыр, юан эчәк авырулары вакытында эчәләр.

САРЫМСАК. Эчәклектә черү һәм әчү процесслары килеп чыкмасын өчен, салатка, балык һәм ит ризыкларына бер тырнак вак итеп туралган сарымсак салалар. Ашказаны җәрәхәте һәм бөерләр ялкынсыну булганда, сарымсак кулланырга ярамый.

СУГАН. Эч кипкәндә, геморрой булганда, көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1 чәй кашыгы яңа сыгылган суган суы эчәләр. Ашказаны җәрәхәте, нефрит, панкреатит авырулары булганда, суганны кулланырга ярамый.

АЛМА. Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшыртыр өчен, көн саен бер алма ашап куялар. Алманы пешереп ашасаң да, компот эчсәң дә файдалы. Әче алма ашказаны җәрәхәте авыру кешеләрнең ашказаны асты бизендә ялкынсыну процессын көчәйтә.

ЧӨГЕНДЕР. Яңа сыгылган чөгендер суы ашказанын дәвалый, ашкайнату бизләре эшчәнлеген җайга сала. Диабет белән авыручыларга чөгендерне еш кулланырга ярамый.

КӘБЕСТӘ. Яңа сыгылган кәбестә суын ашказаны җәрәхәте, бавыр, юан эчәк авырулары вакытында эчәләр. Сөт кислотасына бай булганлыктан, тозлы кәбестә суын диабет белән авыручыларга эчәргә киңәш ителә. Кәбестә суын чамадан тыш күп кулланырга ярамый.

НАРАТ ҖИЛӘГЕ. Бактериягә каршы чара буларак, нарат җиләгенең кесәле, морсы, кайнатмасы шифалы, яфракларын төнәтеп эчәләр. Бөер авырулары булганда, нарат җиләген кулланырга ярамый.

МҮК ҖИЛӘГЕ. Эч киткәндә, мүк җиләген яфраклары белән бергә 2 аш кашыгы алып, шуңа 2 стакан кайнар су агызалар да, сүлпән утта 10 минут кайнаталар. Шул суны көнгә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эренле яраларны дәвалау өчен, мүк җиләге суы белән сөртәләр яки юдыралар. Мүк җиләге составында булган бензой кислотасы бөергә файдалы түгел.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X