Мөслим-информ

Яшелләндерү дәвам итә

“Яшел Мөслим” проекты кысаларында агач-куаклар һәм чәчәкләр утырту дәвам итә.

Мөслимдәге Пушкин урамының “Кояшлы Ык” ял зонасына төшү урынында район хакимияте хезмәткәрләре шарсыман туя, бөдрә тал һәм күпьеллык чәчәкләр утыртты. Рулонлы газон утырту да төгәлләнде. Бу эштә мәгариф, мәдәният, спорт бүлеге, район хакимияте хезмәткәрләре аеруча зур көч куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: