Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге тирә-юньнең чисталыгын контрольдә тота

Әлеге оешманың башкарган хезмәте зур: каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, җирлегебезне төзекләндерү, территорияләрне яшелләндерү һәм ремонт-төзелеш эшләре алып бару.

Районда Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесенең төзелүенә әлләни күп вакыт та узмады кебек. Шуңа да карамастан әлеге оешманың башкарган хезмәте зур: каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, җирлегебезне төзекләндерү, территорияләрне яшелләндерү һәм ремонт-төзелеш эшләре алып бару. Болар барысы да унитар предприятие карамагына тапшырылган хезмәтләр. Әңгәмәдәшебез, “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесе директоры Илнур Миргазизов белән башкарылган эшләр хакында сөйләшәбез.

– Илнур Өлфәтович, күреп торабыз: эш күләмегез артканнан-арта бара. Аларны башкарып чыгу өчен эшче куллар җитәме? Иң элек оешмагыз белән таныштырсагыз иде.

– Узган ел предприятиенең штаттагы эшчеләр саны 81 иде. Җәйге айларда укучы балаларны да вакытлыча эшкә алабыз. Сезон вакытында эшләүчеләр саны 115 кешегә җитә. Уртача хезмәт хакы –18 мең сум. Предриятие хезмәтчәннәре махсус киемнәр һәм шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Җәйге чорда хезмәт куючы укучыларга футболка, бейсболка һәм перчаткалар бирәбез. Оешмада 30 берәмлек техника исәпләнә. Газон чабу өчен “Викинг” маркалы ике трактор, бер “МТЗ” тракторы, щеткасы, су сибү өчен махсус цистернасы булган “КамАЗ” машинасы алдык. Шушы көннәрдә грейдер белән үзбушаткыч “КамАЗ” машинасы да кайтыр ди п көтелә. Кыскасы, эш юнәлешләребез һәм тармакларыбыз күбәйгән саен техник коралланыш та арта бара.

– Каты көнкүреш калдыкларын түгү һәм утильләштерү юнәлешендәге эшчәнлегегезгә дә киңрәк тукталсагыз иде.

– Әлеге юнәлеш эшчәнлегебезнең зур бер тармагы булып тора. Участокны Расыйх Әхәтов җитәкли. Бүгенге көндә полигонның электрон паспорты булдырылды, шулай ук санитар-саклау зонасын рәсмиләштерү эшләре бара. Ел башыннан шәхси хуҗалыклардан 3210 кубометр каты көнкүреш калдыклары түгелде һәм утильләштерелде. Оешма-предприятиеләр буенча әлеге сан – 1166, бюджет оешмалары буенча – 402 кубометр. Халыктан өстәмә рәвештә 980 кубометр каты көнкүреш калдыклары алып чыгып, утильләштерелде. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы игътибар үзәгендә. Полигонда квартал саен мониторинглау эшләре алып барыла: туфрак, су, һава пробалары алынып, лаборатор анализлар ясала.

– Оешманың исеменнән үк күренгәнчә, төп эшчәнлегегез яшелләндерү һәм төзекләндерү белән бәйле. Бу юнәлештә бүген нәрсәләр эшләнә?

– Бу юнәлештә башкарган эшләребез бихисап күп. Әлеге тармакны озак еллар Рүзилә Байрханова җитәкли. Район үзәгендә урамнарын, парк-скверларны, “Ык” буе ял зонасын бизәп утыручы чәчәк һәм агач-куакларны үстерүдә аның хезмәте бәяләп бетергесез. Алга таба үсентеләр санын һәм ассортиментын тагын да арттыру планлаштырыла. Чәчәкләрне, агач-куакларны утырттың да эш бетте түгел. Аларга көн саен су сибү, чүпләрен утау, ашлау, газоннарны кисү, тәрбияләү кебек эшләрне шушы тармак хезмәтчәннәре башкара. Агач үсентеләрен яңа урыннарга утырту белән бергә корыган, үсеп китә алмаган агачларны алмаштыру буенча да шактый зур эш барыла. Узган ел, мәсәлән, Саба районыннан 2 мең төптән артык мамыксыз тупыл үсентеләре алып кайттык. “Кояшлы Ык” ял зонасында өстәмә рәвештә 300 данә күпьеллык һәм 500 дән артык берьеллык чәчәк үсентеләре утыртылды. Яз башында бөтен территориядә һәм “Кояшлы Ык” ял зонасында агач-куакларны формалаштырып кисү эшләрен дә шушы тармак эшчеләре башкара.

– Илнур Өлфәтович, шундый күләмле эшләр белән бергә авыл җирлекләренә булышырга да вакыт табасыз дип беләбез.

– Әйе, соңгы берничә елда авыл җирлекләренә дә чыгып эшлибез. Быел, мәсәлән, 14 авыл җирлегендә җәйге чорда юлларның төзеклеген тәэмин итү бурычын үз өстебезгә алдык. Шулай ук, Мөслимнең Беренче, Икенче, Өченче, Булат Вәлиев, Катмыш авылы урамнары да җәйге чорда безнең карамакта. Авыл җирлекләрендә үләт базларын төзекләндерү эшләре белән бергә, килешү нигезендә карт агачларны кисәбез, юл буйларын чабабыз. Кәрзин белән утыртылучы агачлар белән эшләү дә безнең өстә. Гомумән, кайда яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк – без шунда. Район халкы без булдырган чисталыкны, төзеклекне сакларга тагын да ныграк ярдәм итсен иде. Барыбыз да яшәгән җирлегебезне яшел, матур һәм чиста итү өчен тырышыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятие