Реклама
«Яшел Мөслим» лозунгы астында "Мизгел" яшьләр үзәге 2015 елдан бирле эш алып бара. Узган елны үзәк белгечләре, "Очкын" активистлар хәрәкәте белән берлектә Урожайная, Зифа Басыйрова, Бакча урамнарында утыртылган агачларга су сибү белән шөгыльләнсә, бу елны эш фронтын зурайтып, интернет челтәре аша райондашларыбызны әлеге изге гамәлне бергәләп башкарырга өнди. Аннан тыш...
«Яшел Мөслим» лозунгы астында "Мизгел" яшьләр үзәге 2015 елдан бирле эш алып бара. Узган елны үзәк белгечләре, "Очкын" активистлар хәрәкәте белән берлектә Урожайная, Зифа Басыйрова, Бакча урамнарында утыртылган агачларга су сибү белән шөгыльләнсә, бу елны эш фронтын зурайтып, интернет челтәре аша райондашларыбызны әлеге изге гамәлне бергәләп башкарырга өнди. Аннан тыш волонтерлар Мөслимнең күп кенә урамнарында яшеллекне сакларга чакырган буклетлар таратты, "Яшел Мөслим" акцияләре оештырды. Бүгенге көндә дә әлеге юнәлештә эш дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз