Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслим районнында ураманнар 25 мең 650 гектар мәйдан били

Урманнар - Җир йөзенең агач һәм куаклар белән капланган өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек - девон чорында барлыкка килгән. Алар коры җирнең 27 процентын, ягъни 3,4 млрд гектар мәйдан били. Урманнарның 30 проценты - ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора. Мөслим районында урманнар 25 мең 650 гектар мәйдан...

Урманнар - Җир йөзенең агач һәм куаклар белән капланган өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек - девон чорында барлыкка килгән. Алар коры җирнең 27 процентын, ягъни 3,4 млрд гектар мәйдан били. Урманнарның 30 проценты - ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.

Мөслим районында урманнар 25 мең 650 гектар мәйдан били. Бу - барлык территориянең 17,5 проценты дигән сүз.

Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Урманчылар бу вакытта гадәттә, сезонны төгәлләп, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар. 10 мең 100 гектар мәйдан биләүче Мөслим урман участогында бу сезонда да урманнарны саклау, яшәртү юнәлешендә шактый эш башкарылган. "Төп игътибар урманнарны яшәртүгә юнәлтелә", - ди Мөслим урман участогы урманчысы вазыйфасын башкаручы Рәфил Асылгәрәев. Быел 30 гектар мәйданда 3 мең кубометр каен һәм усак агачлары кискәннәр. Әлеге участокларны чистартып, яшь үсентеләр утырту өчен әзрлиләр. Бу сезонда урман эчендә 20 гектарда агач утыртканнар. Киләсе елда бу мәйданны 26 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Моннан тыш Иске Вәрәш авылы тау башына 10 гектарда посадка утыртылган. Үсентеләрне утырту гына түгел ныклап үсеп киткәнче карап, тәрбияләп торырга да кирәк. Мантып китә алмаганнары урынына өстәп утырту, чүп үләннәреннән арындыру кебек эшләр башкарыла. Урман-юл буйларында утыртылган посадкаларда быел барлыгы 50 гектарда шундый санитар чистарту үткәргәннәр. Яшь үсентеләрне 10-20 яшькә кадәр тәрбиядән ташламый урманчылар. Корыган агачлардан арындырып тору да кирәк бит әле.

Утырту материалларын Саба урман хуҗалыгыннан ук алып кайталар. Соңгы елларда чыршы, нарат, карагай, тупыл үсентеләре утыртуга өстенлек бирелә икән. Сезон төгәлләнде дип, мастерлар кул кушырып утырмый. Кыш көннәрендә нарат, чыршы күркәләре җыеп тапшыралар.

Урманнарны яшәртүдән тыш, саклау кадәресе дә бар бит әле. Элегрәк, авылларга зәңгәр ягулык килгәнче, утынлык материал эзләп, кыек юлдан йөрүче угрылардан саклау бар иде "яшел хәзинәне". Хәзер ул проблема беткән диярлек. Аның каравы ут-күздән саклау өчен шактый чаралар күрелә.

- Бәхеткә, соңгы биш-алты елда урманнарның янып китү очрагы күзәтелми. Сакланганны саклармын, дигән бит. Янгыннан саклану һәм урманнарга керүне чикләү өчен ел саен урман тирәләренә махсус сабаннар ярдәмендә минераль полосалар сызабыз. Быел бу эш 53 км озынлыкта башкарылды. Язын болыннарда, тау битләрендә корыган үлән яндыру очраклары күзәтелә. Ялкын телләренең урманнарга үләвен булдырмас өчен бу чор бездән аеруча уяулык таләп итә, - ди Рәфил Асылгәрәев.

Безнең урманнарда киселгән агачлар төзелеш материаллары ясау өчен Алабуганың Европада иң эре предприятие саналган "Кастамону Энтегре" заводына озатыла. Бу сезонда гына да заводка Мөслим урман участогыннан ?????? кубометр агач җибәрелгән.

Бу кадәр эшләрне башкару өчен урманчылар һәм эшчеләрнең бихисап булу таләп ителә кебек. Исәпләп карасаң, алар бармак белән генә санарлык икән.

Ташъелга мастер участогына Мөхәммәтгали Галимов хезмәт күрсәтсә, Нарат Асты, Игенче, Атлас урманнары Фәрхәт Минһаҗетдинов карамагында. Сезон вакытына 4-5 кешене эшкә алалар икән.

- Бүгенге көндә бер мастер участогына кеше таба алмыйбыз. Чөнки белгечләр юк. Бүгенге мастерларыбыз да озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган урман караучылар. Кукмара районы Лубян авылында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенә укырга барырга атлыгып тормыйлар. Югыйсә юллама белән җибәрү, стиепндия түләп тору мөмкинлеге бар, - Р. Асылгәрәев.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама