Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь журналистлар мәктәбе. Трендта бул!

Интернет челтәрендә безне бьюти-блогер, трэвел-блогер, фуд-блогерлар “камап” ала. Бүген блогер-балалар да бу эшне шактый уңышлы алып бара. Алар мәктәп укучыларына хас борчулары, укудан тыш мавыгулары, әти-әниләре, дуслары хакында постлар урнаштыра. Укучылар үзидарәсе әгъзалары белән бергәләп кайберләренә күзәтү ясарга булдык. Бәлки, сез дә блогер булып китәрсез!

Динар: Әйе, интернет челтәрендә йолдызлар саны артып китте: җырчы, актер, модельләр янына блогерлар да өстәлде. Социаль челтәрләрдә аккаунтың, әйтер сүзең, креатив фикерләвең булса, блогерлар дөньясына эз салынган, дигән сүз.

Алина: Шәхси блогны популяр итү катлаулыдыр.

Илнур: Блогларның төп валютасы – лайклар, шәрехләр (коммент) һәм язылучылар (подписчики). Бу – төп казаныш. Чынлыкта бик конкуренцияле юнәлеш бу. Әгәр син реклама ясамыйсың, блогыңны үстермисең икән, синнән бик тиз туюлары ихтимал. Мин йөзләгән ташланган блогларны күзәтәм. Кемдер блогын алып бара башлаган, анда әти-әнисе, туганнары, классташлары язылган һәм вәссәлам: блог онытылган. Бу блог түгел, ә гади көндәлек булып калачак.

Алина: Динар, блогны үстерү өчен нәрсә киңәш итәр идең?

Динар: Беренче чиратта, блогерның ачык максаты булырга тиеш, минемчә. Кайда булган, нәрсә ашаган, кайда егылган – болар белән популяр булып булмый. Синең подписчикларың моннан бик тиз туячак. Блогыңны үз аудиторияң зәвыгына туры килерлек яңалыклар, кызыклы һәм эчкерсез язмалар белән даими тулыландырып торсаң, уңышка ирешәчәксең.
Алина: Инстаграмда нинди трендлар популяр? Яшьләр сленгында “хайп”, “хайпта булу” кебек термин популярлашып китте. Шул турыда сөйләшеп алыйк әле.Айгөл: Соңгы вакытта кашларны урта бер җирдән шрам кебек кисеп кую трендка әверелде.
Гүзәл: Бер фразаны алып, шуны видеоролик итеп кую тренд санала.Эльгина: Хайпта булу өчен яңа трендлардан хәбәрдар булу кирәк. Бүгенге көндә шактый күп трендлар барлыкка килде. Bathleisure – “бэслэжер” дип аталган тренд турында беләсезме? Әлеге төшенчә инглиз телендәге “ванна бүлмәсе” һәм “спорт киеме” сүзләреннән алынган. Аның мәгънәсе бик гади: башыңа сөлге ураган килеш селфи ясарга кирәк. “Бэслэжер” тренды Британия җырчысы Рита Орадан башланып китте. Рита MTV EMA премиясендә халат киеп һәм башына сөлге урап чыккан. Бер ай да үтми, Рианна бер журнал тышлыгында шушы образда сурәтләнә. Ләкин Рианна халат урынына тун кия.Инстаграм кулланучыларына шул гына кирәк тә! Алар хайпны минуты-секундында тотып өлгерә! Рита Ораның сөлгесеннән башланган фото трендка әверелгән дә куйган. Хәзер бик күпләр истаграмда #bathleisure дигән хэштег белән фотоларын урнаштыралар. Бәлки, син дә сөлгеле хайпны тотып алырсың.Алина: Димәк, ваннадан чыккач, шунда ук селфига төшәргә кирәк! Айрат, гимназия укучылары арасында иң актив блогерлар кемнәр?Айрат: Инстаграмда гимназия укучыларының шәхси блоглары шактый. Ләйсән Мәгъданова блогында позитив постлар, фәлсәфи эчтәлекле текстлар бик күп. Гүзәл Шәмсетдинова блогы кәефне күтәрерлек, югары сыйфатлы фотолар белән аерылып тора. Аның 722 подписчигы бар. Айгөл Сабитова бию костюмнары белән оригиналь фотолар куя, иң позитив, мәгънәле һәм эчкерсез язылган постлар иясе ул. Салават Зарипов блогында сәхнә арты серләре ачыла. Элина Фәттахова блогында тәмле тортлар пешерә. Матурлыгы, оригинальлеге белән үзенә тартучы тортлар 729 подписчик җыйды. Аны тиздән күренекле фуд-блогерлар рәтендә күрербез, дип ышанам.Динә: Мине постларның эчтәлеге кызыксындыра, чын күңелдән, үз сүзләре белән язылган постлар ошый. Зәвыклы фотолар күңелемне җәлеп итә. Мәсәлән, Анастасия Выборнова, трэвел-блогер буларак, табигатьнең иң матур мизгелләрен фотога төшерә һәм редакцияләп урнаштыра. Мин мондый фотоларга битараф кала алмыйм. Ильвина Нуриева инстаграмчыларга эстетик фотографияләр остасы буларак таныш. Ильмира Гайнетдинова кешеләргә мотивация бирерлек постлар, публикацияләр кертеп бара. Рената Харитонова һәм Илзирә Шәйхәйдарова уртак блогларында оригиналь видео һәм клиплар төшереп куялар. Алар яңа гына барлыкка килде һәм тиз популярлык казанды. Булат Әхмәтҗанов “Вконтакте”да үзе иҗат иткән көйләрне куеп бара. Искиткеч матур, заманча мелодияләр! Алинә Сәлахованың 2692 подписчигы бар.

Бьюти-блогеркосметика, макияж буенча видеоязмалар төшереп ютубка куючылар.

Тренд – нинди дә булса өлкәнең үсеш юнәлеше яки шушы юнәлешкә тон бирүче.

Трэвел-блогер – сәяхәтче блогер.

Фуд-блогер – ризык турында язучы блогерлар.

Хайп – ажиотаж, тавыш. Нинди дә булса вакыйга яки шәхескә бәйле мәгълүматны күпертү.

Әңгәмәне гимназиянең 11 сыйныфы укучысы Алинә ХАННАНОВА әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X