Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь җырчы Айдар Ракипов Мөслимнән алган тәэсирләре турында яза

Концерт гастрольләре белән күптән түгел беренче адымнарымны ясый башладым. Район үзәкләренә, авылларга беренче баруларым. Шуңа, бар нәрсә дә миндә кызыксындыру тудыра. Шуларның берсе белән уртаклашасым килә. Бу язма зур шәhәр турында тугел, ә Казаннан ерак торган район турында.

2020 елның гыйнвар аенда Татарстанның Мөслим шәһәренә концертым белән бардым. Әлегә кадәр, кемдер Мөслимнең матурлыгы турында сөйләсә, мин ышанмаган булыр идем. Аның шулкадәр төзеклегенә, матурлыгына, чисталыгына хозурландым. Шәхси йортлар курчак өе кебек, капка төпләре бардюрлар белән әйләндереп алынып, анда куаклар утыртылган. Үзләренең җәяүле «Бауман» урамы да бар. Оригиналь фонарь баганалары үзенә күрә бер матурлык өсти. Мәдәният йортында сәхнәнең буеннан буена урнаштырылган светодиодлы заманча экранны күреп тә сөендем. Мөслимлеләр, бу экранны үзегездә булдыруыгыз өчен сезгә аерым рәхмәт! “Җәй көнендә монда бигрәкләр дә матурдыр, килеп карарга булыр”, дигән уй белән кайттып киттем.
Җәйнең бер матур кояшлы көнендә махсус Мөслимгә юл тоттым. Күп кенә урамнарның матурлыгына кызыгып үттем, аннан Ык буена төштем. Гаҗәпләнәселәрем алда булган икән. Ык буенда ял итү зонасы ясалган. Берничә километрга сузылган ясалма сулык буенча матур асылмалы күперләр, тротуарлар, велосипедта йөрү өчен юл, атынгычлар, бию мәйданы, тал чыбыкларыннан үрелгән төрле фигуралар, суда йөзү өчен катомараннар, кызыну өчен шезлонглар һәм башкалар hәм башкалар бар. Кичен матур итеп эшләнгән плафоннар кабынгач, сихри дөньяга эләккән кебек буласың. Сабантуй урыны да шунда икән. Чыгышлар ясый торган мәйдан Грециядәге Коллизей формасында ясалган. Ык буйларының матурлыгы беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Аннан калган тәэсирләрне язып кына әйтеп булмый. Мондый грандиоз ял итү урыны, минемчә, зур шәһәрләребездә дә юктыр.Без күп очракта шундый матурлыкны күрергә дип чит илләргә йөрибез. Һәр төбәкнең үз матурлыгы бит. Тырыш, уңган, хезмәт сөючән, матурлыкны ярата белүче халык мондый гүзәллекне булдыра. Әйе, аны ясап кына түгел, әле карап та торырга кирәк. Мөслимлеләр, сезгә рәхмәтемне җиткерәм, сезгә сокланам. Мондый матурлыкларны күргәч, ничек җырламый түзәргә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев