Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәү ямен белүчеләр

Хәләфетдин Шәмсетдиновны Мөслим районында белмәгән кеше булмагандыр. Ул – механизаторлар, терлекчеләр арасында үз кеше, мәктәпләрдә, клуб-китапханәләрдә көтеп алынган кунак булды. Аны итагатьле, гади мөгамәләдә бул-ганы өчен ихтирам иттеләр. Исән булса, аңа июнь аенда 90 яшь тулган булыр иде.

Хәләфетдин Метрәй авылында дөньяга килә. Ул елларда бөтен илдә тормышның катлаулы чагы, илдә колхозлашу бара, авылларда хәерчелек хөкем сөрә. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Хәләфетдин укуын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә. Тырыш була, яхшы укый. Аттестат алгач, Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Өйдән матди ярдәм көтә торган түгел. Укудан бушаган араларда күмер, такта бушатып, җир казып, әзме-күпме акча эшли.
Югары белемле мөгаллим укытучы булып озак эшләмәде. Аны Калинин районы партия комитетына инструктор итеп эшкә чакырдылар. Сүзендә торучы, кешеләр белән уртак тел табучы, тәртип яратучы егетне оештыру бүлеге мөдире итеп күтәрделәр.
Булачак тормыш иптәше – Табанлы Күл авылы кызы шәфкать туташы Альбина белән җәмәгать эшләре белән йөргәндә таныша ул. Хәләф үзе кыю, үзе чая шәфкать туташына бер күрүдә гашыйк була. Матур пар, 1959 елның көзендә гаилә корып, Мөслимгә кайтып урнаша. Хәләф Шәмсетдинов башта партия район комитетының идеология бүлегенә – инструктор, соңрак агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Һәм өч дистә елдан артык шул хезмәтне башкара ул. Мәдәниятне, матбугатны үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Партия укулары барышын даими контрольдә тота, лекция пропагандасын да игътибардан читтә калдырмый. Бәйрәмнәрне оештыру, үткәрү буенча җиң сызганып эшли. Хезмәте никадәр тынгысыз булуга карамастан, шахмат белән шөгыльләнә. Бик күп еллар шахмат буенча район чемпионы була.
Зур тәҗрибәгә ия партия эшлеклесе Хәләф Шәмсетдинов принципиаль һәм гадел, таләпчән һәм намуслы, тугрылыклы, игътибарлы, кешелекле булуы белән районыбыз коммунистларының һәм хезмәт ияләренең олы ихтирамын һәм хөрмәтен казанды. Аның фидакарь хезмәте В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале, “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бәяләнде. Ул “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Тормыш иптәше Альбина ханым Мөслим туфрагына аяк басуга халыкның иң сөекле кызына әйләнде. Кешеләрнең аңа булган хөрмәте, мәхәббәте ул эшләгән район үзәк хастаханәсендә “чәчәк атты”. Шифалы куллары, тирән белеме, осталы-гы белән генә түгел, көләч йөзе, тәмле теле белән дә авыруларга яшәү дәрте һәм көч өстәде ул. Моңа ирешү өчен бик тә гадел, намуслы яшәү, үзеңнең йөрәк кайнарлыгыңны, барлык сәләтеңне халыкка кызганмыйча бирү кирәк. Хәләф белән Альбина, 42 ел тату гомер кичереп, бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Барысы да, мәктәпне “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, югары белем алдылар. Кызлары Луиза, медицина ин-ститутында укып, табибә булды. Бүгенге көндә Казанның “Ливадия” санаториенда эшли. Үзен бик яраталар, хөрмәт итәләр. Олы уллары Айрат Казан төзүчеләр институтында төзүче-инженер белгечлеге алды. Хезмәт юлын район авыл хуҗалыгы идарәсенең хуҗалыкара капи-таль төзелеш бүлегендә башлап җибәрә. Уналты ел эшләү дәверендә ул гади инженердан капиталь төзелеш бүлегенең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Шәхси эшмәкәрлеккә юл ачылгач, 2000 елда Айрат “Мөслимстройсервис” исем-ле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырды. Төзелеш эшләрен Мөслимдә генә түгел Актүбәдә, Яңа Чишмә райо-нында да алып барды. Айрат, яңа бизнес-план төзеп, грант отканнан соң, брусчаткалар, тротуар плитәләре, керам-зит һәм фундамент блоклары, еврова-гонкалар, шпонланган такталар эшләү белән шөгыльләнә. Төзелеш материалларын алу халыкка уңайлырак булсын өчен Мөслимдә “ШАХ” кибетен дә ачты. Айратның эшмәкәрлек өлкәсендәге “йөрешләре” төптән уйланган, шуңа күрә дә уңыш китерә.
Хәләф Шәмсетдиновның төпчеге Айдар, медицина институтын тәмамлап, Азнакай районына хирург булып кайта. Бер ел чамасы эшләгәннән соң, анда гаҗәеп тырышлык, кешеләр белән ур-так тел табып сөйләшә белү сыйфатлары ачыклана. Яшь белгечне Актүбә участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Айдар эшләгән дәвердә Актүбә поселогында яңа хастаханә сафка баса. Озак та үтми ул тагын да зуррак дәрәҗәгә ирешә – аны Азнакай районы үзәк хастаханәсе баш табибы итеп күтәрәләр. Бүгенге көндә Айдар Шәмсетдинов Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара. Шәмсетдиновларның балалары – кешелекле, намуслы, искиткеч сәләтле һәм вөҗданлы. Хезмәтләре буенча да, үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк. Шулай булмыйча, алар бит әби тәрбиясендә үскәннәр.
– Әти белән әни көн-төн эштә булдылар. Безне әтинең әнисе Мәхтүмә әби карап үстерде. Ул бик эшчән, тырыш иде, бөтен хуҗалык эшен бер дигән итеп алып барды. Мичтә пешкән көлчәләренең, беленнәренең тәме әле дә тел төбендә. Әби безгә күп нәрсә бирде – туган җирнең ямен тоярга, яшәү асылын аңларга өйрәтте, – диләр оныклары.
Альбина апа да каенанасы Мәхтүмә белән 32 ел ана белән кыз кебек яшәгәннәр. Мәхтүмә апа хакында сәгатьләр буе яратып сөйли ул.
– 1997 елда табиблар Хәләфтә яман шеш тапты. Шул көннән алып мин ярты үле, ярты тере булып яшәдем. Ходайдан аңа гомер сорадым. Күңелле итеп 70 яшьлек юбилеен уздырдык. Ул элеккечә җитез хәрәкәтләр белән йөрде, ветераннар концертларында, Сабантуйларда катнашты. Авырганын беркайчан да сиздермәде. Тормышның һәр мизгеленнән тәм, ямь табарга тырышты. Кайчан булса да бу кайгының ишек шакыячагын белсәк тә, балалар белән эчтән сыкранып, аңа сиздермәскә тырышып яшәдек. Хәләф, соңгы көчләрен җыеп булса да, һаман йөрергә, кешеләр белән аралашырга тырышты. Аның шулай матур итеп яшәвен күреп, газраил тупсабызны атлап керергә кыймыйча йөргәндер, – ди Альбина ханым. 
– Хәләф белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап, бик матур гомер иттек. Аның канаты астында мин бер авырлык та күрмәдем. Балаларыма, киленнәремә, оныкларыма да телим ул бәхетне.
Бакыйлыкка күчкәненә ике дистә елга якын вакыт узса да, якыннары Хәләфне юксыналар, искә алып кына торалар. Балалары, кияү-киленнәре Метрәй авыл халкы ярдәме белән авылдан ерак түгел урында чишмә ачтылар. Балалары, оны-клары әтиләре истәлегенә ел саен райо-нара шахмат турнирлары оештыралар. Менә ул ата кешегә хөрмәт, аны олылау!
– Әти һәрчак безнең белән горурланды. Ни аяныч, алты оныгының, югары уку йортлары тәмамлап, табиблар, финансистлар, дәрәҗәле, сәләтле кешеләр булуын гына күрә алмады. Ләкин ул якыннарының яратуын, халыкның хөрмәтен тоеп яшәде. Олы йөрәкле, чиксез киң күңелле, шаян сүзле, кешелекле, тугрылыклы, тыныч холыклы олуг зат иде кадерлебез. Аның якты рухы безнең йөрәкләрне мәңге җылытыр, – ди балалары.
Луиза Исхакова.Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X