Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь парларга киңәшләр

Кияүгә чыкканчы үзләрен генә кайгыртып, модалы киемнәр киеп, бутикларда гына йөргән кызлар кияүгә чыккач та иреннән шуны таләп итә.

Савыт-саба юу. Мөгаен, бу яңа өйләнешкән парлар арасында иң еш килеп чыга торган тавыштыр. Шулай да моны әрләш-талашка әйләндермәскә тырышыгыз. Әлбәттә, ир хатынына ярдәм итәргә тиеш, ләкин эштән арып кайткан ирнең савыт-саба белән «пычранмаячагы» көн кебек ачык. Шуңа да бу вазыйфаны үз өстегезгә алыгыз, ә ул ял көннәрендә башкасына өлгерер. 
Яшьләрнең тормышына әти-әниләренең тыкшынуы. Еш кына әти-әниләр балаларының гаиләсенә кысылырга ярата. Әти-әниләр кысылмасын өчен башта ук аңларлык итеп әйтергә кирәк. Вакытлар үтүгә, ике якның да әти-әнисе моның дөреслеген аңлар һәм үпкәләп йөрмәс. 
Гаилә бюджеты. Кияүгә чыкканчы үзләрен генә кайгыртып, модалы киемнәр киеп, бутикларда гына йөргән кызлар кияүгә чыккач та иреннән шуны таләп итә. Ирләрнең барысы да моңа әзер түгел. Шуңа да уртак максат куегыз -йорт сатып аласызмы, машинамы -алдан килешегез. Шулай итеп, акчаны экономияләү зарурлыгы килеп басачак. 
Хуҗабикә. Кайбер ир-егетләр хатын-кыз үзен гаиләсенә, балаларга гына багышлап яшәргә тиеш дип уйлый. Шуңа да хатын-кызның эшкә чыгу-чыкмау мәсьәләсен туйга кадәр үк хәл итәргә кирәк. Сез үзегезне ирегезгә һәм балаларыгызга гына багышларга әзерме? Бу сорауга башта үзегез җавап бирегез. 
Көнчелек. Бер-берегезгә ышаныгыз. Көнчелек мәхәббәтне җимерүен хәтердән чыгармагыз. Бер-берегезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыгыз. Үпкәләрегез булса, тавыш күтәрмичә генә әйтеп, аңлашырга тырышыгыз. Көнчелек белән бер-берегезне кимсетмәгез. Шулай булганда, гаилә күгегездә кара болытлар чыкмас. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X