Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь инспекторларга афәрин!

Мөслим урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Имин көпчәк” бәйгесенең зона турында өченче урынны алдылар.

Балалар бәйгедә алты төрле ярыш станциясен үттеләр. “Юл иминлеге белгечләре”, “Беренче медицина ярдәме күрсәтү”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Велосипедны автошәһәрчектә йөртү”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Агитбригадалар чыгышы” ярышларында белемнәрен сынадылар.

– Мөслим урта мәктәбе укучылары әлеге ярышларда ел да катнаша һәм ел саен призлы урыннар яулый. Укучыларның җиңүе – безнең өчен дә куаныч, безнең дә җиңүебез ул! Укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл белүе шундый бәйгеләрдә ачыклана. Алга таба да сынатмагыз, укуда да, ярышларда да беренче булыгыз! – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Мәктәпнең 5 в сыйныфы укучысы Илгиз Вәлиев “Юл хәрәкәте иминлеге белгечләре” ярышында 36 катнашучы арасында шәхси беренчелектә өченче урынга лаек булды. Инспекторлар отряды җитәкчесе Эльмир Айгильдин һәм Илгиз Вәлиев ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Юл хәзрәкәте иминлеге” ДБУ һәм республика ЮХИДИ идарәсенең дипломы, кыйммәтле сертификатлар белән бүләкләнде.

– Бәйге ел саен үткәрелә. Аның максаты – укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, иҗади сәләтләрен үстерү,– ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. – Мөслим районы укучыларының җиңү яулавы – безнең эшкә дә зур бәя, дип уйлыйм. Эльмир Айгильдин җитәкчелегендәге ЮИД командасы “Имин көпчәк” бәйгесендә быел ундүртенче тапкыр катнашты. Узган ел аның укучылары “Дзержинец” лагерена юллама отканнар иде. Кызыксындыру чаралары да саллы булгач, укучылар бик теләп катнаша.

Әлеге чара балаларның үзара аралашуларын да яхшырта, дуслык, бердәмлек хисләре дә тәрбияли.

Бүләкләү тантанасында команда әгъзаларына – Илгиз Вәлиев, Раиф Вәлиев, Айзилә Әсадуллина, Айгөл Светляковага яктырткыч рюкзаклар, медальләр, кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Моннан тыш Мөслим урта мәктәбе командасы бәйгенең район турында җиңгән өчен принтер һәм 47 мең сумлык күпфункцияле жайланма белән бүләкләнде. Әлеге җайланма мәктәпнең яшь инспекторлар кабинетына урнаштырылачак.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев