Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь инспекторлар ярышты

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ба­засында юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Имин көпчәк-2021” район конкур­сы үтте.

Унсигез мәктәптән килгән катнашучылар биш этап­та ярышты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, ме­дицина ярдәме күрсәтү, автошәһәрчектә велосипедта йөрү күнекмәләрен күрсәтте. Агитбригадалар чыгышы да булды.

Гомумкоманда зачетында беренче урынны конкурсны ка­бул иткән мәктәп командасы – Мөслим урта мәктәбенең яшь инспекторлары яулады. Икенче урында – лицейлылар. Өченче урын Тойгелде төп мәктәбе ко­мандасына бирелде. Олычакма­клылар һәм түбәнтабынлылар дүртенче-бишенче урыннарны бүлештеләр.

Шәхси беренчелектә дә урыннар билгеләнде. Агитбри­гадалар конкурсында беренче урын – гимназия командасын­да. Лицей һәм Мөслим урта, Рус Шуган төп мәктәпләре коман­далары – икенче-өченче урын­нарда.

Барлык җиңүчеләргә дә конкурсны оештыручыларның – район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сар­ман районындагы бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшы­рылды. Башка катнашучылар, юл хәрәкәте яшь инспекторла­ры җитәкчеләре дә бүләксез калмады – аларга яктылык кай­таручы элементлар һәм блок­нотлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев