Мөслим-информ

Яшәү өчен көрәш

Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калган. 27 гыйнварда Ленинградны азат итүгә 75 ел тулды. 2 ел да 4 айга сузылган канкойгыч вакыйгада үлгән миллионнан артык шәһәр халкының 3 проценты – ату, шартлатулардан һәлак булса, 97 проценты суыктан, ачлыктан интегеп үлә. Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша.

Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 000 км озынлыктагы окоплар, танкларга каршы чокырлар казуга, дот һәм дзотлар төзүгә, танкларга каршы тимер-бетон багана урнаштыруга үз өлешен кертә. 1941нче елның 20 ноябрендә шәһәрдә ачлык башлана. Ә бит блокаданың әле нибары 73 нче көне генә була. Дошман Ладога күле тирәсенә килеп җитә, Ленинград округының 200 азык-төлек складын юк итә. Бу – барлык резервның 52 проценты чамасы. Немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн – һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. 
Һәр көне бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомбасы ташлый. Исән калу өчен бердәнбер “тормыш юлы” Ладога күле аша була. Бары шул юл миллионлаган кешенең гомерен саклап кала. 
Әлеге коточкыч вакыйганы күргән авылдашыбыз Зөфәр абый Гайсин (1924-2013) турында сөйләмичә һич мөмкин түгел. Аяусыз сугышка кергәндә, аңа нибары 18 яшь була. Беренче елында ул, Кронштадт портында диңгезче булып, кыска сроклы хәрби курслар үтә. Аннан соң Ленинградны саклауда катнаша. Бу хакта Зөфәр абый истәлекләрендә шушындый юллар бар: 
– Үзәк өзгеч ачлыкка каты салкыннар килеп кушылды. Фашистларның “Ю-88” самолетлары, үлем бомбаларын төяп, башта төнлә генә киләләр иде. Аннары алар, козгын көтүе кебек, көндез дә, төнлә дә оча башлады. Шактый авырлыклар аша узарга туры килде. Берничә тапкыр разведкага бардым. Мине понтон күпер-транспорт батальонына күчерделәр һәм бик катлаулы һәм җаваплы задание тапшырдылар. Финляндиянең Вуотсо елгасы аша сиксән сугышчыны, хәрби корал һәм азык-төлекне үзебезнекеләргә чыгарырга кирәк иде. Понтон елга ярына килеп җитү белән дошманның яшерен группасы һөҗүм ясый башлады. Бик каты бәрелештән соң дошман солдатларының күбесе юкка чыгарылды, сигез кешесе әсирлеккә алынды. Әлеге батырлык өчен мине III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр. 
Ленинград тулысынча азат ителгәч, Зөфәр абый Румыния, Венгрия, Польша, Чехословакияне фашизмнан азат итүдә катнаша. 
Әлеге коточкыч бәрелеш-ләрдә исән калулары белән күпләр бәхетле. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 1942 елда Ленинградта 101432 эвакуацияләнгән бала исәпләнә. Шулардан 500ләп бала безнең районга җибәрелә. Россия Фәннәр академиясе идарә проблемалары институты лабораториясе мөдире, профессор, техник фәннәр кандидаты Эммануил Ицкович та, кайсы гына чыганакны ачып карасаң да, Мөслим районы Рус Шуган авылында интернатта яшәгән вакытны искә алып сөйли. 1941 елның июлендә Ленинградның Фрунзе районындагы 25 нче санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, “безнең ил иң көчлесе”, “дошман тиз арада җиңеләчәк”, дип, чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокада вакытында үлә. Көч-хәл белән Яр Чаллы шәһәренә кайтып җиткән баржадагы балаларның 237се, Мөслимнән килгән повозкаларга утырып, безнең якларга кайта һәм Олы Чакмак, Рус Шуган, Ольгино авылларында урнаша. Эвакуациягә китүче балалар арасында Эммануил Ицкович та була. Үз туган якларына ул 1945 елда гына әйләнеп кайта. Еллар үткәч, аның Рус Шуганга килергә теләге дә булган, ләкин ул аны тормышка ашыра алмаган. Бәлки, сугыш турындагы авыр хатирәләрне кабат яңартасы килмәгәндер. 
Үткәнен белмәгән, килә-чәген дә белмәс, ди халык. Без мәктәп укучылары һәм бакча балалары белән Ленинград блокадасы турында сыйныф сәгате уздырдык. Укытучы Миләүшә Хәсәнова Ленинград шәһәре блокадасы тарихы белән таныштырды. Китапханәче Алия Сәхабетдинова – Зөфәр Гайсин, клуб мөдире Рамил Сәхаутдинов сугыш кораллары турында сөйләде. Чулпан Мөэминова укучылар белән мәктәп музеендагы фронтовик-авылдашларыбыз фотолары янында әңгәмә үткәрде. 
Мәгълүматлар Вәрәшбаш һәм Рус Шуган мәктәп музейларыннан алынды. 
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы. 

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: