Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯРты ел эчендә районда 41 җинаять эше теркәлгән

10 июль көнне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегендә киңәшмә узды. Ул бүлекнең яртыеллык эшчәнлек нәтиҗәсенә багышланган иде. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, иҗтимагый Советы вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.

Алты айлык эшчәнлеккә йомгак ясаганда, бу вакыт эчендә бүлекнең дежур частенә 1306 мөрәҗәгать кергән, 41 җинаять эше теркәлгән, наркотик матдәләр белән 1 кеше тоткарланган. Шул ук вакытта балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе тарафыннан 40 административ хокук бозу ачыкланган, җинаять кылган 3 яшүсмергә карата эш кузгатылган. ЮХИДИнең Мөслим бүлеге инспекторлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 2 меңгә якын беркетмә төзелеп, алты ай дәвамында машина йөртүче 5 исрек тоткарланган. Бүлек начальнигы Наил Бәдретдинов яртыеллык эшчәнлекне уңай, дип бәяләде. Шул ук вакытта экономик җинаять эшләре буенча эшне катгыйлатырга кирәк, дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев