Ярминкәләрне көтеп алабыз
“Бер генә ярминкәне дә калдырганым юк. Күпләп җиләк-җимеш, чиләге белән лимон алдым. Сәүдәгәрләр бик ачык. Сумкамның авыр булуын белгәч, өемә кадәр илтеп куярга тәкъдим иттеләр. 70 яшь¬лек карчыкның күңелен күрделәр”, – ди райондашы¬быз Сәлимә Әюпова.
4 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан беренче кышкы ярминкә узды.
Ярминкәдә киң ассортиментта эре терлек, кош ите тәкъдим ителде. Фермер Ирек Хәмәдишинның ысланган һәм тозлы казларын күрше районнардан да алырга килгәннәр иде. “Фаиза” кооперативы ярминкәдә акмай белән сату итте. Әлеге майны алырга Түбән Кама шәһәреннән дә кайтучылар бар иде. Башка ярминкәләрдәге кебек “Фаиза” уңганнары ярминкәгә килүчеләрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады. Яшелчә, җиләк-җимеш тә кулай бәядән сатылды.
– Ноябрь бәйрәмнәреннән соң тиз арада гына ярминкә булыр дип уйламаган идек. Аллаһның рәхмәте белән оештырганнар бит! Күз төшкән бөтен әйберне дә алдык. Ходайга шөкер, пенсияләребез вакытында килә, булганы җитеп бара. Бер үтенечем бар – алдагы ярминкәләрдә сарык итен дә сатсыннар иде! – ди Мәлләтамак авылыннан Өлфәт Мортазин.
Халыкның үтенече урынлы. Каз, тана ите мулдан булса да, ярминкәдә сарык ите сатучылар ни сәбәпледер юк. Ит рәтләре арасында үрдәк ите эзләп йөрүчеләр дә күзгә ташланды. Димәк, үрдәк итенә дә сорау бар. Җимеш сатучылар да аз түгел иде. Түбән Камадан килгән сәүдәгәрләр, “чын колбаса” дип, әллә ничә төрдә казылык тәкъдим итте. Ярминкәдә бал сатучыларга да көндәшләр шактый күп иде. Шул сәбәпле райондашларыбызга арзан бәядән бал алу бәхете тәтеде.
– Ярминкәне шимбә көнне оештырып бик дөрес эшлиләр. Әти-әниләр җомга кич хәбәр итә дә, без иртән кайтабыз. Тойгелделәрдән – каймак- сөт, Тугаш фермерларыннан каз алдык. Бездә итекләр бик кыйммәт. Монда 400 сумга арзанрак булды. Шәһәр кешесен акчалы дип, бөтен әйбергә бәяне арттыралар. Ярминкәдән күп итеп җимешләр дә сатып алдык,– ди Яр Чаллыдан кайткан Ландыш Шәймәрданова.
Якын-тирә шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләрнең җылы өс һәм аяк киемнәрен дә яратып алды райондашларыбыз.Өстән яңгыр явып торуын һәм аяк астының юеш булуын исәпкә алмаганда, ярминкә бик күңелле үтте.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев