Мөслим-информ

Ярминкәгә килегез!

Бу минутларда район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе гөрли. Авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән сәүдә итә. Исегезгә төшерәбез, ярминкә "Дусла-клаб" кафесы артындагы мәйданда уза.

Кичке якта да мөслимлеләрне сюрпризларга бай булган бәйрәм тамашасы көтә. Кичке сәгать 6дан алып "Кояшлы Ык" ял зонасында күңел ачу чаралары старт ала. 19.00 сәгатьтә амфитеатрда концерт күрсәтеләчәк. 20 сәгать 45 минутта район җитәкчлегенең котлавын тыңлыячакбыз, аннары - БӘЙРӘМ САЛЮТЫ!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: