Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәгә бардык без

Мөслимнең Банк урамында узган ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары тәкъдим ителде.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итте. Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән дә сәүдәгәрләр килгән иде. Райондашларыбыз кышка күпләп азык запасы туплады. 
 

– Без Мөслимнән яшьли чыгып киттек. 40 ел Яр Чаллы шәһәрендә яшәдек. Ярминкәләргә сөенеп чыгабыз. Бу чара бер-берең белән күрешү, сөйләшү, истәлекләрне барлау урыны да. Ярминкәдә боты белән тана ите алдык, – ди райондашыбыз Лидия Семенова. 
 

Ярминкәдә ит күп сатылды. Ат, сыер, сарык, куян ите, каз һәм үрдәк түшкәләре сатылган сәүдә нокталары сатып алучылардан бушамады. Тойгелдедән Мөдәрис Кәлимуллинның сөт, каймак һәм башка сөт эшләнмәләрен, “Фаиза” җитештерү кооперативының маен шәһәргә күчтәнәчкә алып китүчеләр дә әз булмагандыр. “Фаиза”лылар бу ярминкәдә дә мөслимлеләрне һәм кайткан кунакларны кайнар чәй һәм коймак, тәм-том белән сыйлады. Коймакны чак өлгертеп торды сатучы кызлар. 
– Бәйрәм ярминкәсенең Әниләр көнендә оештырылуы бигрәк тә куанычлы. Күпме әни, күпме әби сөенде бүген! Якыннарына бүләк алырга өлгермәгәннәр ярминкәдән җылы оекбашлар, бияләйләр алды. Мин ярминкәгә иртән-иртүк чыгып, бәяләрне карап, тикшереп чыгарга яратам. Ярминкәдә, гадәттә, күз төшә торган әйберләр күп була. Казылык, тәмле көньяк җимешләрен, сыйфатлы бөртекле чәйне гел ярминкәләрдән алып кайтам. Товарны машина белән өйгә дә китереп бирәләр. Узган ел күпләп ит алган идем, авылга кадәр кайтардылар, – ди Мөслимә Вәлиева. 

 

Ярминкәдә бал, балык сатучылар да булды. Күпләрнең бакчасы булып та яшелчә үстермәгәннәрен дә белдек бу көнне. Капчык-капчык бәрәңге алучылар да булды. “Сатып алсаң, очсызрак”, – ди бәрәңге алучылар. 
– Ит, сөт, май кебек азык-төлек янында һәрвакыт чират. Табигый продукциягә сорау зурдан шул! Күзләрне кызыктырырлык яшелчәләрен, тозланган, какланган каз түшкәләрен сатучылар көзге ярминкәләрдә күп. Иртә яздан көч түгеп үстергән кош-кортны вакытында урнаштыру хәерле. Райондашлар җитештергән продукцияне тыныч күңел белән сатып алам. Бәяләр дә кулай. Шәһәр кешеләре дә ярминкәләргә кайта. Ярый әле шәһәрнекеләрне кайгыртырга ял күрми эшләүче авыл кешесе бар, – дип елмая Вәрәшбаштан Нәхия Шәйхетдинова. 

 

Район үзешчәннәре “Каз өмәсе”күренешен күрсәттеләр. Аны карап, апа-абыйлар еракта калган яшьлек елларына сәяхәт ясагандыр. Уен-көлке белән барган өмә барышында кызларның казларны юуы, ир-егетләрнең түшкәләрне саркырга элүләре – эш барышы бөтен нечкәлекләре белән күрсәтелде. Илфират Зәйниев, Гүзәл Галиеваның дәртле җырлары бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев