Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәгә бардым әле

Соңгы елларда районыбызда авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре даими үткәрелеп тора. Ярминкәләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга үзләрендә җитештерелгән продуктларны сатарга мөмкинлек бирсә, халыкка очсызрак бәядән сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция алырга җай тудыра. Узган шимбәдә ярминкә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган иде. Көн яңгырлы булуга карамастан, иртәдән үк район мәдәният йорты каршында...

Соңгы елларда районыбызда авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре даими үткәрелеп тора. Ярминкәләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга үзләрендә җитештерелгән продуктларны сатарга мөмкинлек бирсә, халыкка очсызрак бәядән сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция алырга җай тудыра. Узган шимбәдә ярминкә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган иде.

Көн яңгырлы булуга карамастан, иртәдән үк район мәдәният йорты каршында хәрәкәт башланды. (Иртәдән генәме соң, аерым сәүдәгәрләр, кичтән үк палаткаларын чыгарып, корып куйган иде). Авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм мәктәп коллективлары үзләрендә әзерләнгән продуктларны сатуга әзерләде, сәүдә урыннарын, киштәләрен бизәде. Терлек ите алырга теләүчеләр "Туган як" һәм "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмаларының сәүдә рәтләренә янына җыелган иде.

Мәктәп коллективлары алып килгән яшелчәләр, кышкы салатлар да үз хуҗаларын тапты. Михайловка урта мәктәбе һәр ярминкәдә үзенчәлекле товары белән шаккаттыра. Бу юлы алар бытбылдык һәм аның йомыркаларын алып килгән иде. Аларның гигант куяннары да сатып алучыларның күзен кызыктырды. Михайловкалыларның балыкларын да бик тиз алып бетерделәр. Авыл җирлекләре ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.

Район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә кунаклар, һәр сәүдә ноктасы янында булып, алып килгән товарлары белән таныштылар, ярминкәдә катнашучыларның кәефләре белән кызыксындылар.

- Мондый ярминкәләрне бик яратып, көтеп калам. Бер яктан, ул төрле милләт халыклары өчен очрашу, аралашу урыны булса, икенче яктан, ярминкәгә килгән кеше ни дә булса алып китә. Чөнки, ите-мае, балы, йомыркасы һәм башкасы һәрвакыт сатуга куела. Бүген дә теләге булган кешегә ниләр генә тәкъдим итмәделәр: чәчәкләр дә, гөлләр дә, тавыгы-казы да, сөте һәм эремчеге дә - нәрсә телисең, шул бар. Яңгырдан курыкмыйча, сату белән килгән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм, - диде Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.

Ярминкәдә ике дистәгә якын сәүдә ноктасы эшләде. Кемдер үзенә кирәк продукцияне сатып алса, кемдер район мәдәният йорты егет-кызларының җыр-моңнарын тыңлап хозурланды. Якташыбыз - ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйлфанов та мөслимлеләргә җырлы сәламнәрен җиткерде.

Көзге ярминкәләр район үзәгендә генә түгел, шәһәрләрдә дә гөрли. Мөслимлеләр һәр атна саен Яр Чаллы шәһәре халкына авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим итә. Иң беренчеләрдән булып, "Туган як" агрофирмасы һәм Мәлләтамак, Түбән Табын авыл җирлекләре шәһәр халкын сөендереп кайтса, 7 октябрь көнне "Урожай" агрофирмасы, "Хәмәдишин" КФХ, "Сәетгалиев" гаилә фермасы, умартачылар һәм "Мөслим икмәге" кибете ярминкәгә барды. Мөслимлеләр бу юлы да ит, бал, сөт, төрле икмәк-булка эшләнмәләре, фураж саттылар.

Борынгыдан ук ярминкәләргә халкыбыз яратып йөргән. Нәрсәдер алу өчен генә түгел, ә очрашу, бер гапләшеп, сөйләшеп кайту өчен дә базарга барган ул. Бүгенге ярминкәләр дә үзенең төп асылын югалтмады әле. Сәүдә мәйданы дуслык, бердәмлек, аралашу мәйданы буларак халкыбызга хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев