Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләп узды. Фоторепортаж

Бүген Мөслимнең Банк урамында беренче көзге ярминкә гөрләде. Халыкның күңелен күрергә теләп, табигать-анабыз көнен дә бирде. Көн кояшлы һәм җылы булды.

Ярминкәләрне халык көтеп ала. Биредә кирәк-яракны, кибетләрдән эзләп йөрмичә, бер урында алырга мөмкин. Аннан ярминкәдә продукция, гадәттә, арзанрак бәядән сатыла, чөнки җитештерүчеләр товарны арадашчыларсыз, үзләре тәкъдим итә. “Туган як” агрофирмасы алып чыккан тана итен халык чират торып алды. Ит-казылык эшләнмәләрен дә яраттылар. Коры җәй нәтиҗәсе, суганны капчыклап та алдылар. Балык, сөт ризыкларын, ашлык сораучылар булды. Бал, җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары да бар иде. Күрше-тирә шәһәрләрдән килүчеләр дә күп иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләре белән күңелне күрде. Халык ярминкәдән канәгать калды. Шулай булмыйни, өлкәннәр өчен мондый чаралар күптәнге танышлар белән очрашу, күрешү, аралашу урыны да бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X