Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләде

Ел саен өлкәннәр ункөнлегендә ярминкә оештыру матур гадәткә әйләнде.

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкә халык өчен, чын мәгънәсендә, зур сөенеч булды. Тәкъдим ителгән продукция бай ассортиментта булудан тыш, бәяләр дә чагыштырмача арзан иде.

– Авыл халкы гомер буе күпләп мал асрады, кош-корт тотты. Корылык булу сәбәпле, быел терлек азыгы әзерләү күпләр өчен авыр булгандыр. Райондашларыбызның күпчелеге мал-туар өчен җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга өлгермәде. Шуны истә тотып, ярминкәдә ашлык та тәкъдим итәргә булдык. Ярминкә халык күңелендә матур мизгелләре белән истә калсын! Еллар имин булсын! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин.

Ярминкәдә “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Август-Мөслим” агрофирмасы икмәкне ташламалы бәядән тәкъдим итте. Нәтиҗәдә “Исламов” хуҗалыгы – 10 тонна, “Август-Мөслим” агрофирмасы 2 тонна ашлык сатты.

– Килограммы 20 сумнан бер центнер ашлык сатып алган идек. Ярминкәдә икеләтә очсыз булуын күреп, тагын алырга булдык. Һәр кешегә ике капчык ашлык бирелде. Аны өебезгә бушлай илтеп куйдылар. Халкын кайгырткан, аның мәнфәгатьләрен белеп, ярдәм кулын сузган җирлектә яшәү – үзе зур бәхет, – ди Мирфәез Галиев.

Вәрәшбаш авыл җирлеге ярминкәдә авыл халкы үстергән уңыш – борыч, кабак, үзләре әзерләгән винегрет, тозлы кәбестә, маринадланган кыяр белән сату итте. Урман чикләвеген дә халык бик яратып алды. Вәрәшбашлылар кунакларны кайнар коймак, чәй белән дә сыйлады.

Мөслим гимназиясе дә ярминкәгә килүчеләрне коймак белән сыйларга булган. Гимназиялеләр әзерләгән чәй табынында Альберт Хуҗин да кунак булды һәм мәктәпнең бәйрәмгә зур әзерлек белән килүен билгеләп үтте.

Мөслим урта мәктәбе коллективы кызлары ярминкәгә милли киемнән чыкканнар иде. Ярминкәгә килүчеләргә алар бал һәм яшелчә, җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр.

– Безнең мәктәп милли тәрбия бирә. Шуны истә тотып, ярминкәгә дә татар милли киемнәреннән чыктык. Безнең янда фотога төшүчеләр дә күп булды. Бал уңышы быел әйбәт булды. Сатуга берничә төрдәге бал, сөт риызклары алып чыккан идек. Сатып алучылар канәгать калды кебек,– ди Алисә Хафизова.

Баланлы авыл җирлеге өлкәннәр өчен оештырылган ярминкәдән файдаланып, “Йөрәктән йөрәккә” исемле хәйрия ярминкәсенә дә өндәде. Халык юнь генә бәядән кулдан эшләнгән кечкенә поднослар сатып алды. Әлеге әйберләрне беренче группа инвалид Виталий Абдреев ясаган иде.

Иске Вәрәш авылыннан һәркемгә таныш Бәһиҗә Баһауова сату өчен урманнан чикләвек җыйган. Бәһиҗә апа үзе ясаган как, маринадланган гөмбә, үлән чәйләре дә тәкъдим итте.

– Оештыручыларга рәхмәт! Мондый ярминкәләр ешрак булсын иде! Бик күп кирәкле продукция алдык. Без бик канәгать! – ди Вәрәшбаш авылыннан килгән Хәмдия Әхмәтшина.

Ярминкәгә һава торышы да уңай килде. Кояшлы, җылы көн әбиләр чуагының соңгы сәламе булды, күрәсең.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев