Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм булгач

Түбән Табын авыл җирлегендә быел 27 кеше хуҗалыкларында кош-корт үстерү өчен субсидия алган. Шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучы өч гаиләгә исә 200әр мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән. Әлеге ярдәмне Тугаш авылында яшәүче Гөлнара Кыяметдинова да алган.

– Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләргә азык-төлек базарында урын түрдән хәзер. Дәүләт ярдәме дә булгач, күпләп мал-туар, кош-корт асраучылар арта. Без дә, дәүләттән ярдәм алып, мини-ферма оештырдык. Бүген алты баш сыерыбыз бар, дүртесе – буаз. Программа таләпләре буенча аларның баш саны биш ел дәвамында шушы күрсәткечтән кимемәскә тиеш, – ди Гөлнара ханым.
Кыяметдиновлар хуҗалыгында мөгезле эре терлектән тыш меңләгән баш каз да үсә. 66 сутый җир мәйданнары бар. Грант акчаларына сафка бастырылган ферма янәшәсендә кош-кортларны йөртеп ашату өчен аерым биләмә бар.
– Казны гомер буе асрадык. Бу тармак безнең өчен яңалык түгел. Моннан ун ел элек 65 бәбкә алып үстергән идек. Гөлнараның: “Күршеләр 10-15не алганда, безнеке 60тан артып китте. Ничек карап бетерербез?!” – дип кайгырганы истә. Күз курка, кул эшли дигәндәй... Ул елны казларны, бер дигән итеп үстереп, реализацияләп бетердек. Берничә ел 100әр баш үстердек. Бүген инде казларның баш саны бер меңгә җитте. Зурлап каз өмәләре үткәрәбез, каз итен сату-урнаштыру буенча проблема юк. Ышанычлы даими клиентларыбыз бар, – ди тормыш иптәше Рөстәм абый.
Гөлнара апа белән Рөстәм абыйга мәктәптә укыганда ук каз җене кагылган булгандыр инде. Шулай булмаса, алар бу эшкә алынмас та иде. Бигрәк тә Рөстәм абый казлар белән әвәрә килеп үсә. Өй казлары утырып чыгарган бәбкәләре 40ка кадәр җитә торган була аларның. “Май аеннан башлап, көнем су буенда бәбкә саклап үтте”, – дип искә ала райондашыбыз.
Хөкүмәт ярдәмен алырга теләк белдерүләре дә юктан гына барлыкка килмәгән. Авыл кешесе шулай бит инде ул: мал-туарсыз ихатаны баласыз йортка тиңли.
– “Мал асрыйм, үз эшемне булдырам” дигән кешегә мөмкинлекләр зур хәзер. Хөкүмәт тә авыл кешесенә йөз белән борылды. Чөнки белә – шәһәр кешесенең иркен тормышы да, илдәге муллык та сала халкының тырышлыгына бәйле. Без беркайчан да малны бетермәдек. Гомер буе терлек арасында булдык. Хәтта елына егермедән артык терлек суеп саткан чорлар да бар иде. Авыл кешесе рәхәтләнеп мал асрарга, кош-корт үстерергә, яшь буынны хезмәт белән тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм, – ди Гөлнара ханым.
Кош-кортларга, мал-туарга азыкны алар үз җирлекләрендәге фермер Илсур Шиһаповтан сатып ала. Мөгезле эре терлек өчен кышкылыкка җитәрлек азык запасы туплаганнар. “Август-Мөслим” агрофирмасында инженер булып эшләүче уллары Фәрит – әти-әнисенең төп ярдәмчесе.
– Балалар кечкенәдән кул арасына кереп үскәч, ата-анага да рәхәт. Авыл тормышының мәшәкатьле икәнен күреп, хезмәт куймыйча гына уңыш алып булмаганын аңлап, чыныгып үсәләр. Тынгысызларга ярдәм итүче яңа программалар эшләгәндә, бер нәрсәдән дә курыкмаска кирәк, – ди Кыяметдиновлар.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев