Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярату бер көнлекме?

Танышым өйләнде. Рәсми төстә никахлашкан көнне якыннар белән генә утырып алырбыз дип башланган эш йөзләп кеше чакырып туй итү белән төгәлләнде. Кемгә ничектер, миңа никах укыткач, туй үткәрү артык кебек. Кемнедер шаккатыру өчен эшләнгән шоу-тамашаны хәтерләтә туйлар. "Мин улымны өйләндерәм! Мин булдырам!" дип мактану сыман кабул ителә.

Тормыш авыр дип зарлансак та, бүген туйлар бик кәттә уза. Кафе-рестораннарда, 100-200 кешене кунакка чакырып бәйрәм итә кияү белән кәләш. Алар бәйрәм итә, әти-әни акчасын түли. Бай яшиләр, диярсез. Бер көн кияр өчен кимендә 30-40 мең сумлык күлмәк алган кешеләрне начар яши, дип әйтеп булмый. Килен төшерү өчен лимузиннар чакырталар хәтта. Кортеждагы калган машиналарның да чит илнеке булуын, төсләре туры килүен таләп итүче киленнәрне дә күргән бар. Мәҗлесне дә эстрада йолдызлары алып бара. Мәҗлесләрдә акча эшләүче телеоператорлар, фотографлар да йөгереп кенә йөри. Туй чыгымнарын санап карасаң, саллы гына сумма чыга. Өлкәннәр әйткәндәй, ярый ла, тавыш-тынсыз гына яшәп китсәләр! Синең ни эшең бар соң, дияргә ашыкмагыз. Саллы гына суммалар таләп иткән туй мәшәкатьләре, әйткәнемчә, күп очракта әти-әниләр җилкәсенә төшә. Һәркемнең дә кесәсе калын түгел шул. Күп очракта килен-кияү төшерү танышлардан бурычка алу яки банк биргән кредит хисабына башкарыла. Тик шунысы бар: барысы да кешене шаккатыру өчен эшләнә кебек. Кемнеке дигәндә безнеке диярлек булсын, янәсе.

Читтән караганда кызык! Кешене шаккатырам дип түбәдән сикерүчеләрне күргәнегез бармы? Андыйлар булса да, "юләр" дип атар идегез. Туй үткәрү өчен бурычка батуны да башкача атап булмыйдыр. Туйдагы ясалма купшылыкның максаты нидә? Кунаклар (нигездә туганнар һәм дуслар) кемнең ничек яшәгәнен яхшы белә. Нигә кыланырга? Кода-кодагый алдында мактану дияр идең... Тормышны бөлгенлеккә төшүдән башлау нәрсә бирә соң!? Һаман да шул бала көен көйләүме?

Дөрес, танышыбыз туй чыгымнарын үзе күтәрде. Туйны зурлап үткәрүен дә тормышларын матур башларга теләүдән дип аңлатты. Теләкләре изге дә соң!.. Тик гаилә тормышы балдак калынлыгыннан, күлмәк бәясеннән яки машина маркасыннан гына торса икән!.. Сөюең чын булса, болары әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - сөйгәнең белән бергә булу. Хыялый, дияр кайберәүләр. Хисләр белән ерак китәрсең, бар! Шулайдыр, тик тормыш сынауларын кичкәндә хисләр сынала, аларның ныклыгы ярдәм итә. Сынатмасагыз иде, яшьләр!

Римма Афзалова.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев