Ярату бер көнлекме?

Танышым өйләнде. Рәсми төстә никахлашкан көнне якыннар белән генә утырып алырбыз дип башланган эш йөзләп кеше чакырып туй итү белән төгәлләнде. Кемгә ничектер, миңа никах укыткач, туй үткәрү артык кебек. Кемнедер шаккатыру өчен эшләнгән шоу-тамашаны хәтерләтә туйлар. "Мин улымны өйләндерәм! Мин булдырам!" дип мактану сыман кабул ителә.
Тормыш авыр дип зарлансак та, бүген туйлар бик кәттә уза. Кафе-рестораннарда, 100-200 кешене кунакка чакырып бәйрәм итә кияү белән кәләш. Алар бәйрәм итә, әти-әни акчасын түли. Бай яшиләр, диярсез. Бер көн кияр өчен кимендә 30-40 мең сумлык күлмәк алган кешеләрне начар яши, дип әйтеп булмый. Килен төшерү өчен лимузиннар чакырталар хәтта. Кортеждагы калган машиналарның да чит илнеке булуын, төсләре туры килүен таләп итүче киленнәрне дә күргән бар. Мәҗлесне дә эстрада йолдызлары алып бара. Мәҗлесләрдә акча эшләүче телеоператорлар, фотографлар да йөгереп кенә йөри. Туй чыгымнарын санап карасаң, саллы гына сумма чыга. Өлкәннәр әйткәндәй, ярый ла, тавыш-тынсыз гына яшәп китсәләр! Синең ни эшең бар соң, дияргә ашыкмагыз. Саллы гына суммалар таләп иткән туй мәшәкатьләре, әйткәнемчә, күп очракта әти-әниләр җилкәсенә төшә. Һәркемнең дә кесәсе калын түгел шул. Күп очракта килен-кияү төшерү танышлардан бурычка алу яки банк биргән кредит хисабына башкарыла. Тик шунысы бар: барысы да кешене шаккатыру өчен эшләнә кебек. Кемнеке дигәндә безнеке диярлек булсын, янәсе.
Читтән караганда кызык! Кешене шаккатырам дип түбәдән сикерүчеләрне күргәнегез бармы? Андыйлар булса да, "юләр" дип атар идегез. Туй үткәрү өчен бурычка батуны да башкача атап булмыйдыр. Туйдагы ясалма купшылыкның максаты нидә? Кунаклар (нигездә туганнар һәм дуслар) кемнең ничек яшәгәнен яхшы белә. Нигә кыланырга? Кода-кодагый алдында мактану дияр идең... Тормышны бөлгенлеккә төшүдән башлау нәрсә бирә соң!? Һаман да шул бала көен көйләүме?
Дөрес, танышыбыз туй чыгымнарын үзе күтәрде. Туйны зурлап үткәрүен дә тормышларын матур башларга теләүдән дип аңлатты. Теләкләре изге дә соң!.. Тик гаилә тормышы балдак калынлыгыннан, күлмәк бәясеннән яки машина маркасыннан гына торса икән!.. Сөюең чын булса, болары әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - сөйгәнең белән бергә булу. Хыялый, дияр кайберәүләр. Хисләр белән ерак китәрсең, бар! Шулайдыр, тик тормыш сынауларын кичкәндә хисләр сынала, аларның ныклыгы ярдәм итә. Сынатмасагыз иде, яшьләр!
Римма Афзалова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 12:26Тәмлетамак. Роллы рецепты Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде. Бүген исә өй шартларында роллы әзерләүчеләр дә шактый.18300
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.3000
-
20 май 2022 - 20:30Тузганак чәчәгеннән бал Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.97602
-
20 май 2022 - 19:27Авылым тарихы. Ташлыяр Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган.62700
-
20 май 2022 - 17:23Яңа Усы авылында – кунаклар Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.15000
-
20 май 2022 - 16:26Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә! Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!57100
-
20 май 2022 - 14:56Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтә башладылар 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә.10500
-
20 май 2022 - 13:23Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын Мәктәптә ел буена барган Рушат дәресләренең йомгаклау әңгәмәләре мемориаль комплексның халык хәтере өчен әһәмияте, төзелү максаты, анда үз-үзеңе тоту кагыйдәләренә багышланды.13400
-
20 май 2022 - 12:29Әстерхан Сабантуе Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.17700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5063402
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.366800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.316901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).231904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.193303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика