Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан эш авыр булмый

Үз эшен башларга теләүче фермерларга дәүләт ярдәме булгангамы, җирлегебездә үз эшен ачып җибәрүчеләр саны арта бара. Райондашыбыз Эльмира Миргазизова, 1 млн 500 мең сум грант отып, теплица ачкан. Грант акчасы хисабына теплица төзегәннәр. Аның мәйданы 1 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүген анда кыяр һәм помидор, чәчәк рассадалары үсә.

– Үзеңә эшләү бик күпкә отышлы дияр идем. Таныш-белешләр арасында да уңышлы гына эшләп китүчеләр аз түгел. Сәламәт  булыр  өчен өстәлдән  яшелчә, җиләк-җимеш өзелергә тиеш түгел. Шуларны уйлап, теплицага тукталдым. Эшне бер кеше генә башкару һич тә мөмкин түгел. Күмәкләшеп эшлибез, әти-әни дә, туганнар да гел шушында мәш килә, – ди Эльмира. 
Грант акчасын Эльмира 2018 елда ота.  Теплица  төзелешен  тимерче  Игорь Бубековның “Тимерче” оешмасы башкарeЛилия Шәймиева фотосы ган. Теплицага беренче орлык – сөенчекне агымдагы  елның  6  гыйнварында  утыртканнар.
Теплицаның тагын 3 мең квадрат метр җире  бар  әле. Эльмира  әлеге мәйданда алга  таба  күпләп  сөенчек,  җиләк  утыртырга планлаштыра. Теплицада кирәк кешегә кыяр-помидор үсентеләре дә бар. Аларны районыбыз кибетләренә реализациялиләр, күрше Минзәлә һәм Сарман районнары кибетләре дә сатып ала икән.
– Теплица дигәч тә, анда яшелчә үстерү җиңел хезмәт түгел. Кыяр-помидор үстерүнең үз технологияләре, алымнары бар. Биредә һәр төп кыяр – аерым капта, помидорлар капчыкларда үсә. Ясалма түтәлләрнең һәрберсе аерым тәрбия сорый. Теплицада температура да бертигез җылылыкта булырга тиеш. Минем эш көн дә биредәге температура режимын көйләүдән башлана, – ди Җәүдәт Нургалиев. 
Яшелчәләрне үзебездәге туфракка утыртканнар. Аңа Туймазыдан торф белән карабодай кибәге (шелуха) алып кайтып өстәгәннәр. Яшелчәләргә су әлегә шланг ярдәмендә сибелә. Киләсе елда Эльмира,  су  системасын  көйләп бетереп,  тамчылап су сибү җайланмасын эшләтергә ниятли. Автоматлаштырган һәм төп саен сибүче җайланма уңайлы булуы белән аерылып торачак. Эльмира Миргазизова үз эшен башлап җибәргәнче, тәҗрибәле бакчачылар белән киңәшләшеп, Түбән Кама һәм Башкортостан Республикасының бик күп теплицаларында булып, эш тәртибен өйрәнеп, яшелчә үстерү серләренә төшенеп кайткан. 
Теплицада өч кеше үзенә эш урыны тапкан. Райондашыбызның теплицасы Мөслимнең кирпеч заводы артында урнашкан. Эльмираның теплицасы халыкны сыйфатлы һәм  экологик яктан чиста яшелчә белән сөендерер, шәт!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев