Яр Чаллыда узган ярминкәдә мөслимлеләр дә сәүдә итте
Шәһәрләрдә көзге ярминкәләр дәвам итә. Мөслимлеләр узган шимбәдә дә Яр Чаллыда үзләрендә җитештерелгән продуктларын белән сәүдә итте.
Бу юлы ярминкәгә "Ык" агрофирмасы, Иске Карамалы авыл җирлеге, кошчы фермерлар Ирек Хәмәдишин һәм Илназ Бәширов, Баланлыдан фермер Рәзинә Габидуллина һәм умартачылар барды. Кала халкына товар ассортиментының төрле булуы аеруча ошый. Чөнки бер килүдә итен, сөт продуктларын, каз түшкәләренең яңа суелганын, тозлысын һәм ысланганын алып китәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев