Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда мөслимлеләр очрашуы узды

1969 елда Чулман буендагы шәһәр һәм КамАЗ төзелешенә Актаныш, Сарман, Мөслим һәм республикабызның башка районнарыннан килделәр. Алар биредә үзләренә һөнәр алдылар, тиң ярларын табып, гаилә кордылар. Бүген инде әлеге гаиләләрдә туган балалар төрле өлкәләрдә Чаллыга хезмәт итә. Татарстанның төрлө төбәкләреннән килгән кешеләр күптәннән үзләрен Чаллыныкы дип хис итсәләр дә, кендек...

Менә шуны истә тотып, моннан дистә еллар элек, "Энергетик" мә­дәният сарае җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре Гөлзада Рзаева якташлар җәмгыятьләре оештырып җи­бәрде. Башта төп чаллылылар, аннары актанышлылар, өченче булып мөслимлеләр очрашты. Хәзер инде аларның саны 30дан артты. Барысы да уңышлы эшли. Җәмгыятьләрнең барысын да туган якка, туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт, бер-береңә ярдәмләшү дигән асыл сыйфатлар бизи.

Күптән түгел генә мөслимлеләр очрашуы да җылы, дустанә шартларда узды. "Энергетик" мәдәният сараена килүчеләрне урамнан ук "Мөслимем" дигән матур җыр, ә мәдәният йортында Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева каршы алды. Фойеда Мөслим районы хезмәтчәннәре ярминкә оештырган иде. Алар Чаллыдагы якташларына сөт һәм кондитер ризыклары тәкъдим иттеләр. Очрашу Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин башкаруындагы Мөслим турындагы җыр белән башланып китте. Мөслимдә туып үсеп, шәһәребезнең рухи-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле кешеләр бик күп. Алар арасында укытучылар Карл һәм Спартак Әхмәтовлар, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, табиблар Римма Әхмәтова, Ләлә Камалетдинова, язучы Факил Сафин, мәдәният хезмәткәрләре Илшат Нургалимов, Инбер Шәфыйков, Зилә Шакирҗанова һәм башкалар да бар. Мөслим егете Рамил Бәдертдинов сәнгать көллияте директоры булып эшли. Аның студентлары, татар биюен бик оста башкарып, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Кызганычка каршы, милләтебезгә хезмәт итүче талантларның күбесе мәңгелек йортка күчте. Татарстаныбызга бик күп талантлар тәрбияләгән, озак еллар Алабуга мәдәният-агарту училищесын җитәкләгән, музыкант, композитор Илшат Нургалимов та моннан берничә ел элек кенә арабыздан китте. Илшат абый халкыбызга бай музыкаль мирас калдырды. Ул язган "Хәтер" музыкасы астында мөслимлеләр вафат булган якташларын искә алдылар. Илшат абый белән Гөлзадә апаның кызлары - шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова әти-әнисенең эшен лаеклы дәвам итә. Ул, фортепьянода уйнап, Рөстәм Яхинның үлемсез "Сандугач" җырын башкарды һәм тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

Мөслимлеләрне бәйрәм белән котларга шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, Мөслим районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, районның Чаллыдагы аксакалы Азат Ганиев килгән иде.

- Якташлар җәмгыятьләре - тарихны саклый торган оешма. Чаллының үсешенә мөслимлеләр зур өлеш кертә. Шәһәрдә зур төзелеш башлангач, беренчеләрдән булып, Мөслим районыннан килделәр. Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә иң беренчеләрдән килеп, Чаллы халкын сыйфатлы азык-төлек, яшелчә белән тәэмин итәсез. Рәхмәт сезгә", - диде Флера Андреева.

Рамил Муллин якташларын хөрмәт итеп килгән шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

- Республика җитәкчелегенең ярдәме белән районыбыз төзекләнә. Шимбә көнне машиналар Мөслимгә, ял көнне Чаллыга агыла. Бу - шатлыклы күренеш. Без якташларыбызның туган якларын онытмауларына сөенәбез", - диде ул.

"Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов та, "Бүгенге көндә Мөслимдә, аның авылларында яшәве күңелле", - дип, районның хәзерге җитәкчесенең тырышлыгын, зирәклеген билгеләп үтте.

Чаллыдагы Мөслим якташлык җәмгыятенең аксакалы, мәгариф үсешенә зур өлеш керткән, шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юби­леен билгеләп үткән Азат Ганиев үзенең горурланырлык укучыларын санап чыкты. Алар арасында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, полковник Дәүфит Хәмәдишин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов һәм башкалар бар. Ул мондый эчкерсез, матур очрашуларны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Мөслимлеләр якташлары янына буш кул белән килмәгәннәр. Алар залда утыручыларны чәкчәк белән сыйладылар, үзләренең матур җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Җыр-моң белән үрелеп барган якташлар очрашуы сизелми дә үтеп китте. Әлеге кичәләр дуслар, сыйныфташлар, туганнарны очраштырып кына калмый, туган телебезне, мәдәниятебезне саклауда да әһәмиятле роль уйный, чөнки алар туган телебездә үтә. Татар халкы өчен якташлар очрашуы шул ягы белән кадерле дә.

Зөлфия ГАЛИМ. "Шәһри Чаллы" газетасы.

Рифкать Бильданов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев