Реклама
Яр Чаллы Сабантуендагы ат чабышларында безнең районнан да катнашучылар булды. Мәлләтамак авылында яшәүче Минтаһир Сабировның Черноморы, җирлегебез данын яклап, олы яшьтәге атлар арасында беренче урынны яулады. Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирзасалиховның Арагоны өченче урынга чыкты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз