Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын турында кисәтү җайланмалары булу мәҗбүри

Мондый җайланмалар автоном режимда эшли һәм бинада төтен чыгу турында сигнал бирә.

“Күпбалалы һәм социаль яктан куркыныч гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз яшәүче өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле гражданнарның йортларында янгын турында кисәтү җайланмалары булу мәҗбүри. Мондый җайланмалар автоном режимда эшли һәм бинада төтен чыгу турында сигнал бирә. Ел башыннан 47 гаиләгә шундый җайланмалар куелды, янгынга каршы профилактика эшен алып барабыз,” – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Алмаз Әфләтүнов. Мондый җайланмаларны теләгән һәркем куя ала. Аларның бәясе – 250-300 сум. Мошенникларга алданып, әлеге җайланмаларны 3 мең сумга да сатып алучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев