Мөслим-информ

Янгынны ничек булдырмаска?

Көзге - кышкы чор җитү белән, торак йортларда янгыннар саны арта. Йортларда җылылык булдыру, яки арттыру максатында, яшәүчеләр җылыту мичләре, төрле электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар кушалар. Әлеге прриборлар күп очракта янгын куркынычын тудыралар, янгыннар чыгуга сәбәпче булалар һәм кешеләр үлеменә, яки җәрәхәтләнүенә китерәләр.

Мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, көзге - кышкы айларда чыгучы күп янгыннарның сәбәбе булып тора. Янгыннарның күбесе мичне артык кыздырудан, салынган кирпечләрдә ярыклар барлыкка килү, мичне яндырып җибәргәндә ягулык яки тиз янучан сыеклыклар куллану, мич авызыннан янып торучы күмер кисәкләре төшүдән килеп чыга. Мичнең озак вакыт һәм техник тайпылышларсыз хезмәт итүе өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

- мич һәм башка җылыту приборлары, тиз янучан конструкцияләрдән ерак, аерым бүлемтекләрдә урнаштырылырга тиеш;

- мич яки җылыту приборларын 0,5х0,7 размерендагы калайда урнаштыру мәҗбүри;

Күпчелек янгыннар, янган мичне караучысыз калдырган вакытта чыга. Суык һава торышы булганда, еш кына мичләрне озак вакыт буе ягалар, нәтиҗәдә мичнең аерым бер урыннары бик нык кыза. Әгәрдә әлеге урыннар агач стена яки өй җиһазлары белән янәшә икән, бу очракта янгын чыгуы бәхәссез. Шуңа күрә дә, мондый һава торышында, мичне көнгә 2-3 тапкыр, сәгать, сәгать ярым дәвамында гына ягарга киңәш ителә. Мич янында яки аның өстендә тиз янучан материал һәм әйберләр сакларга, кер киптерергә ярамый.

Ягулык сезоны башланыр алдыннан, мичнең һәм төтен чыгу юлын тикшерергә, төзекләндерергә һәм утырган корымны чистартырга, барлыкка килгән ярыкларны комлы балчык белән сыларга, төтен чыгу юлын агартырга киңәш ителә. Кимендә өч айга бер тапкыр, бүлмә мичләренең төтен чыгу юлына утырган корымны чистартып торырга кирәк.

Җылытучы электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәмәү, бу чорда янгыннар күп чыгуның тагын бер сәбәбе булып тора.Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, җылыту җиһазларын кулланган вакытта кагыйдәләрне онытмаска кирәк. Беренче чиратта электр җылыту җиһазын куллану турындагы күрсәтмәләрне ныклап өйрәнү мөһим. Һәрбер җиһазның үзенең аерым куллану вакыты барлыгын онытмаска кирәк. Әлеге вакыт өч елдан ун елга кадәр булырга мөмкин. Билгеләнгән вакытыннан артык куллану, төрле көенечле хәлләргә китерәчәк. Шулай ук, һәрдаим, электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитокларның һәм җылыту приборларының штепсельләрен тикшереп торырга киңәш ителә. Җылыту җиһазын төнгә кушып калдырырга һәм кер киптерү өчен кулланырга ярамый. Җылыткычны челтәр-пәрдәләрдән, өй җиһазларыннан ерак куярга кирәк. Җылыт җиһазларны буяу, растворитель һәм башка тиз янучан сыеклыклар торган яки чүп - чар куелган бүлмәләргә кую тыела. Җылыту җиһазын һәрвакыт тузаннан чистартып торырга киңәш ителә, чөнки ул да кызып янып китәргә мөмкин.

Суык һава торышы башлану белән, җылыткыч приборлар кушу да арта, нәтиҗәдә электр үткәргечләргә йөкләнеш барлыкка килә. Электр үткәргечләренең тузуы, шулай ук озак вакыт йөкләнеш белән эшләве нәтиҗәсендә, электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килә һәм янгын куркынчына китерә. Беркемгә дә сер түгел, күп йортларда электр үткәргечләре камил түгел, бу да шулай ук янгын куркынычын тудыручы сәбәп булып тора.

Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, райондашларыбыздан түбәндәге профилактик чараларны үтәүләрен сорыйбыз:

- торак бүлмәләрдә автоном янгын сүндергечләр булдырыгыз;

- электр үткәргечләрне, ут сүндергечләрне һәм розеткаларны төзек тотыгыз;

- электр җылыткычларын, плитәләрен төзек тотыгыз һәм тәрәзә пәрдәләре һәм җиһазлардан ерак куегыз;

- электр үткәргеченә югары көчәнештәге электр җылыткычларын кушмагыз, бу электр үткәргечнең кызуына китерә;

- төзек булмаган һәм ясалма җылыткыч приборлар кулланмагыз;

- өйдән чыгып киткәндә газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз;

- җылыту мичләрен үз вакытында төзекләндерегез;

- төтен чыгу юлларын утырган корымнан даими чистартып торыгыз;

-мич һәм төтен чыгу юлларында барлыкка килгән ярыкларны комлы раствор белән сылагыз, шомартып - агартып куегыз;

- мичнең ягу ишеге алдындагы идәндә 50х70 см. калай кагып куегыз;

- мичнең ярылуына юл куймагыз;

- мичне тиз янучан сыеклыклар белән ягып җибәрүне булдырмагыз;

- балаларга игътибарлы булыгыз, аларны күзәтүчесез калдырмагыз;

- тәмәкене билгеләнгән урыннарда гына тартыгыз. Тәмәкене урын - җирдә, бигрәктә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә тарту, янгыннарның сәбәпчесе булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: