Реклама
Республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәм ялларында районда шәхси секторда рейдлар узды.
"Ихаталарында чүп үләне яндырган өчен 8 райондашыбызга беркетмәләр төзелде һәм штраф салынды. Рейд вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж да үткәрелде", - дип хәбәр итә Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз